Корылма ядрә ату зонасы булдырылган футбол стадионыннан, өстәмә һәм административ бүлмәләрдән тора. Стадионны ачу тантанасы FIFA инспекторларының Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионатларын үткәрү мөмкинлеген бәяләү сәфәре кысаларында үтте.
Ничек килеп җитәргә:
Ф.Әмирхан урамындагы «Чистай урамы» тукталышы:28, 28а, 43, 54, 74, 74а, 97нче автобус;
Чистай урамындагы «Чистай урамы» тукталышы:74, 74а, 75нче автобуслар һәм 18нче троллейбус.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Футбол
Функциясе: Ярышлар өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында укыту-тренировка эшләрен алып бару, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең укыту-тренировка дәресләре үткәрү һәм ярышлар оештыру өчен.