«Батыр» спорт комплексы 2011 елда авыр атлетика буенча Европа чемпионаты вакытында спортчылар өчен тренировка базасы буларак хезмәт итте. Әлеге спорт корылмасында республикакүләм күп кенә ярышлар үткәрелә. «Батыр» спорт комплексында уеннар залы, самбо, дзюдо һәм авыр атлетика заллары, шулай ук медицина һәм массаж кабинетлары бар.
Нет фотографий
Ничек килеп җитәргә:
Ибраһимов проспектындагы «Гуманитар институт» тукталышы: 15, 22, 29, 35а, 47, 79, 98 нче автобуслар; 2нче троллейбус белән;
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Авыр атлетика
Функциясе: Тренировкалар үткәрү
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Ярышлар уздыру. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә җиңел атлетика буенча уктыу-тренировка эшен алып бару.