Фехтовкалау мәктәбенең спорт комплексы 2 спорт залыннан, административ һәм ярдәмчел блоклардан тора. Корылма Фехтовкалау буенча республика олимпия резервы балалар һәм үсмерләр махсуслашкан спорт мәктәбенең базасы булып тора. Шулай ук биредә Идел буе фехтовкалау үсеше үзәге һәм ТР Фехтовкалау федерациясе урнашкан. Фехтовкалау спорт комплексы – бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларны үткәрү мәйданы. Татарстан Республикасының фехтовкалау буенча җыелма командасы да биредә шөгыльләнә.
Ничек килеп җитәргә:
«Бондаренко ур.» тукталышы - автобуслар №74, 74а, 75, троллейбус №1; «Океан» кибете» тукталышы – автобуслар №15, 28, 33, 46, 49,60, трамвай №5, 6, «Гуманитар институт» тукталышы - автобуслар №15, 22, 29, 47 35а, 79, 98, троллейбус №2; «Кәҗә бистәсе» метро станциясе
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: фехтовкалау
Функциясе: күнегүләр өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Ярышлар үткәрү. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә укыту-күнегүләр эшен алып бару. Халыкка хезмәт күрсәтү.