«Триумф» спорт комплексы ике корылмадан тора: ябык боз аренасы һәм уен залы белән бассейнлы комлекс. 2011 елда Кышкы спорт төрләре буенча берләшкән Халыкара конгресс тарафыннан Россиядәге халык өчен иң уңайлы боз мәйданчыгы дип танылды.
Ничек килеп җитәргә:
Копылов урамындагы «Социалистик шәһәр» тукталышы: 6, 18, 20, 33, 37, 40, 43, 52, 53, 60, 76, 78, 89, 92нче автобуслар, 1, 13 троллейбуслар, 9,13нче трамвайлар;
Дементьев урамындагы «КМПО» тукталышы: 6, 18, 20, 33, 37, 40, 42, 52, 53, 60, 76, 78, 89, 92, 93нче автобуслар һәм 1, 13нче троллейбус;
О.Кошевой урамындагы «О.Кошевой урамы» тукталышы: 6, 18, 37, 40, 42, 52, 60, 76, 92, 97нче автобуслар;
О.Кошевой урамындагы «Ленин мәдәният сарае» тукталышы: 42, 93, 97нче автобуслар белән.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Баскетбол
Функциясе: Тренировкалар өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: «Зенит», «Авиатор», «Мотор» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләренең укыту-тренировка дәресләрен үткәрү, халыкка хезмәт күрсәтү өчен.