«Итиль» спорт комплексы Универсиада өчен төзелгән спорт корылмаларының беренчесе булды. Ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты территориясендә урнашкан. Биредә спорт залы, медицина һәм административ блоклар урнашкан.
Ничек килеп җитәргә:
«Халев ур.» тукталышы, - автобуслар №4, 5, 31, 37, 47, 68, 69а, 74, 74а, 77, троллейбус №6, 8, 12, «Казан ярминкәсе» тукталышы - автобуслар №4, 5, 47, 68, 69а, 74, 74а, троллейбус №6, 8, 12, «Әмәт» метро станциясе.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Баскетбол
Функциясе: Тренировкалар үткәрү
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыту-тренировка эшен алып бару.