Теннис Академиясе – Казанның зур спорт корылмасы. Аның территориясендә күчерелә торган трибуналар белән җиһазландырылган 8 ябык һәм 18 ачык теннис корты бар. Академиядә ел саен «Казан Кремле кубогы» ярышлары үткәрелә. 2012 елда Теннис Академиясендә Азия-Тын океан илләре икътисади хезмәттәшлеге форумы кысаларында чаралар узды
Ничек килеп җитәргә:
Җиңү проспектындагы «Көньяк» тукталышы:4, 22, 33, 34, 37, 45, 55, 85, 97нчеавтобуслар;
Ак.Парин урамындагы «Универсиада авылы» тукталышы: 47нче автобус, 8нче, 11нче троллейбус
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Теннис, бадминтон
Функциясе: Ярышлар уздыру өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә укыту-тренировка эшләрен алып бару. Ярышлар үткәрү. Югары спорт мастерлыгы мәктәбендә, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә укыту-тренировка эшләрен алып бару һәм ярышлар үткәрү өчен.