Стадион Универсиада авылының тантаналар мәйданы, “Буревестник” йөзү бассейны һәм Теннис Академиясе янында урнашкан. Ул үз эченә футбол кырын, йөгерү юлларын һәм җиңел атлетика секторын ала.
Ничек килеп җитәргә:
Ак. Парин урамындагы “Универсиада авылы” тукталышы: 47 нче автобус;
Х. Мәүлетов урамындагы “Ак.Парин урамы” тукталышы: 4,22, 47,55,68, 74, 74а, 77, 85 нче автобуслар.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: җиңел атлетика
Функциясе: күнегүләр уздыру
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Җиңел атлетика буенча ярышлар һәм күнегүләр уздыру. Студетлар өчен ярышлар һәм күнегүләр оештыру.