Казанның Үзәк стадионы "РУбин" футбол клубының өй стадионы булып санала. 2009 һәм 2010 елларда стадионда УЕФА Чемпионнар лигасы матчлары узды. Стадион шулай ук төрле дәрәҗәдәге футбол чемпионатлары һәм җиңел атлетика буенча ярышлар мәйданы да. Стадион бинасында ике тренировка залы, балалар гимнастика залы, аэробика заллары бар. 2007 елда Футбол-җиңел атлетика манежы ачылды. Манеж Татарстан Республикасының җиңел атлетика буенча җыелма командасының тренировка базасы буларак хезмәт итә, анда ел әйләнәсе җәйге спорт төрләре буенча ярышлар уздырыла, югары класслы спортчылар әзерләнә.
Нет фотографий
Ничек килеп җитәргә:
Меңъеллык мәйданындагы «Үзәк стадион» тукталышы:6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 83, 98нчеавтобуслар, 2, 4, 10нчы троллейбуслар;
Мәскәү урамындагы «Спорт сарае» тукталышы:35, 35а, 37, 47, 98нче автобуслар;
«Кремль» метро станциясе.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Җиңел атлетика
Функциясе: Ярышлар үткәрү
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Футбол матчлары уздыру. Җиңел атлетика буенча ярышлар уздыру. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә җиңел атлетика буенча укыту-тренировка эшен алып бару. Халыкка хезмәт күрсәтү.