2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Медиа

2013 Универсиада матбугат-объектларындагы ММЧ белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы хезмәткәрләрнең контактларын “Матбугат киты” бүлегеннән йөкләп алырга була.

Баш медиа-үзәк

Smi-press-objects-stadium

Эш вакыты: 3-18 июль 2013 ел.
Эш режимы: тәүлек буе

Баш медиа-үзәк (Мain Media Center) Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың иң мөһим объектларының берсе. Ул Чистай урамындагы 45 мең тамашачыга исәпләнгән Футбол стадионының көнбатыш трибунасында ике катны били һәм 6200 м2 артык мәйданнан гыйбарәт. Объект спорт һәм рәсми хәбәрләр белән оператив рәвештә танышып бару өчен уңайлы урында урнашкан. Баш медиа үзәктә тәүлек дәвамында оештыручылар, Уеннарда катнашучы затлар, Универсиада илчеләре һәм ярышларда җиңүчеләр белән матбугат конференцияләре уздырылачак.

Баш матбугат үзәге

Баш матбугат үзәгенең эш зонасы

Халыкара медиа үзәкне ике өлешкә бүленә: Баш матбугат үзәге һәм Халыкара хәбәрләр тапшыру үзәге. Чит ил һәм Россиянең басма матбугат вәкилләре Баш матбугат үзәгенең бар яктан да уңайлы булуына игътибар итәрләр. Универсиада көннәрендә тулы канлы эшләү һәм ял итү өчен биредә бөтен уңайлыклар да тудырылган: биредә кайнар ризык, lounge зона, җиһазланган эш урыннары һәм күчермәләр ясау үзәге бар.

Интернет белән тәэмин ителү

Баш матбугат үзәгенең эш зонасы 200 урынга исәпләнгән, 100 урын компьютерлар белән җиһазланган һәм интернетка тоташтырылган. Үз җиһазлары белән килгән журналистлар, шулай ук, утырып эшләү өчен урыннар белән тәэмин ителәчәк һәм аларга интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге биреләчәк.

Баш матбугат үзәгенең матбугат конференциясе залы

150 урынга исәпләнгән матбугат конференциясе залында Универсиада җиңүчеләре, VIP кунаклар, FISU вәкилләре һәм Оештыру комитеты җитәкчеләре катнашында матбугат конференцияләре уздырылачак. Баш матбугат үзәге территориясендә әңгәмә уздыру өчен ике бүлмә билгеләнгән.

Өстәмә хезмәт күрсәтү

Баш медиа үзәкнең иң мөһим оештыру принципларының берсе – халыкара һәм Россия массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен уңай эш шартлары тудыру. Шуңа күрә, Универсиаданың Баш медиа үзәге фойесында коммерция зонасы оештыру да күздә тотыла, анда:

  • банк бүлекчәсе;
  • почта элемтәсе;
  • даруханә;
  • 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы лицензияле продукциясен сату пункты булачак.

Спорт объектларында матбугат зоналары

Эш вакыты: 3-18 июль 2013 ел
Эш режимы: Ярышлар уза торган көннәрдә объектлардагы матбугат зоналары ярышлар башланганчыга кадәр 2 сәгатькә алданрак ачыла һәм ярышлар тәмамланганнан соң 3 сәгатьтән соң ябылачак.

Матбугат зоналары 2013 елгы Универсиада объектларында узачак Уеннарның спорт программасы нигезендә оештырылачак. Эшләү вакыты өченче июльдән унсигезенә кадәр дәвам итә.

Универсиаданың баш хәбәрчесе – “Спортивное вещание” компаниясе һәм башка хокукларга ия компанияләр Баш медиа-үзәкнең бүтән башында – Халыкара хәбәрләр тапшыру үзәгендә утырачак. Анда Универсиаданы турыдан-туры трансляцияләүалып барылачак һәм яздырылган телетрансляцияләр кабул ителәчәк, шуннан ук дөньяның төрле илләренең спутникларына сигнал да җибәреп булачак.

Якынча исәпләүләрдән күренгәнчә, Баш матбугат үзәгендә - бер үк вакытта 800 гә кадәр массакүләм матбугат чаралары вәкиле, Халыкара хәбәрләр тапшыру үзәгендә исә - 400 журналист һәм телекомпанияләрнең техник персоналы эшлиячәк. Уеннарны ачу һәм ябу тантаналары вакытында Баш медиа-үзәгендәге кеше саны 1500 гә җитәчәк.

Баш медиа-үзәкнең иң мөһим оештыру принципларының берсе – халыкара һәм Россия массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен уңай эш шартлары тудыру. Шуңа күрә, Универсиаданың Баш медиа-үзәге фойесында коммерция зонасы оештыру да күздә тотыла, анда банк бүлекчәсе, почта элемтәсе, даруханә, шулай ук, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге Универсиадасы лицензияле продукциясен сату пункты да булачак.

Барлык ярышлар уза торган объектларда да массакүләм матбугат чаралары вәкилләре өчен махсус зоналар оештырылачак:

  • матбугат үзәге;
  • матбугат конференцияләре залы;
  • микс-зона;
  • трибунада урыннар;
  • ял урыннары;
  • әңгәмәләр уздыру бүлмәләре;
  • фотопозицияләр.
Матбугат үзәге

Ярышлар матбугат үзәкләре халыкара таләпләргә туры китереп җиһазланачак. Ул пресса һәм фотографлар өчен махсус эш зоналарыннан торачак, һәр эш урыны чыбыклы интернетка һәм электр челтәренә тоташтырылачак.

Моннан тыш, матбугат үзәгендә матбугат вәкилләре өчен махсус инфодеск, яңалыклар һәм нәтиҗәләр басу бүлеге, принтерлар булачак. Ярышлар узган көннәрдә матбугат үзәге ярышлар башланганчы 2 сәгать алдан ачыла һәм ярышлар узганнан соң 4 сәгатьтән соң ябыла.

Матбугат конференцияләре заллары

Һәр объектта спикерлар өчен президиум белән җиһазланган махсус залда матбугат конференцияләр уздырылачак. Барлык матбугат конференцияләрендә дә русчадан – инглиз, инглизчәдән русчага тәрҗемә итү хезмәтләре күрсәтеләчәк.

Микс-зоналар

ММЧ спортчылар  белән оператив эшләсен өчен FISU таләпләренә туры китерелеп микс-зоналар оештырылу каралган. Микс-зоналарга бары тик аккредитация узган журналистлар гына кертеләчәк. Команда тренерлары һәм спортчылар ярышлар тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашыр өчен ярышлар мәйданчыгыннан микс-зона аша чыгачак.


Микс-зонаның эш вакыты – ярышлар тәмамланганнан соң 3-5 минут, ягъни катнашучылар спортчылар һәм тренерлар өчен киенү һәм чишенү бүлмәләренә узган вакыт аралыгында. Журналистлар спортчыларга һәм тренерларга узарга комаучаларга тиеш түгел.

ММЧ төренә карап микс-зоналарда әңгәмә алу өчен түбәндәге тәртиптә өстенлек биреләчәк:

  • барлык мәгълүматны җиткерү хокукына ия булган төп компания;
  • телетапшырулар алып бару хокукына ия компанияләр;
  • радиотапшыруларалып бару хокукына ия булган радиокомпанияләр;
  • Мәгълүмати партнерлар;
  • Матбугат;
  • Башка медиалар.
  • журналист, блоггер, фрилансер;
Матбугат өчен трибуналар

2013 Универсиадасы кысаларында журналистларга матбугат үзәкләрендә эшләү мөмкинлеге белән рәттән, махсус җиһазланган һәм интернет челтәренә тоташтырылган трибуналар да тәкъдим ителәчәк.

Ярышларның нәтиҗәләрен җиткерүне трибунада эшләүче матбугат үзәге волонтелары тәэмин итәчәк

Массакүләм матбугат чаралары өчен ял урыннары

2013 Универсиадасы ярышлар объектларында журналистлар өчен шулай ук, махсус ял итү урыннары булдырылды. Диван һәм өстәлләр белән җиһазланган бүлмәләрдә журналистларга көн дәвамында кофе-брейк (чәй, кофе, кабымлыклар) тәкъдим ителәчәк. Ял итү урыннарында интернетка керү – бушлай.

Әңгәмә бүлмәсе

Ярышларның финал өлеше үтәчәк объектларда әңгәмә бүлмәләре булдырылган. Анда әңгәмә уздыру өчен матбугат үзәгендәге инфодеск аша гариза тутырырга кирәк. Бүлмә 4-5 кеше сыйдырышлы.

Спорт өчен булмаган объектларда матбугат зоналары

2013елгы Универсиада вакытында спорт өчен булмаган объектларда да журналистлар өчен өстәмә эш зоналары оештырылачак:

  • Халыкара мәгълүмат үзәге (микс-зона һәм әңгәмә уздыру өчен бүлмә );
  • Отель FISU «Корстон» кунакханәсе (микс-зона һәм әңгәмә уздыру өчен бүлмә);
  • Универсиада паркы.
Бу объектларга бары тик акрдитация узган журналистлар гына керә ала!

Матбугат объекты командасы

Матбугат зонасында, объектларда хезмәт күрсәтүне оештыручылар һәм координацияләүчеләр

  • Матбугат объекты менеджеры
  • Волонтер ассистенты

Әңгәмә оештырырга теләүчеләрнең гаризаларын кабул итү, тутыру, хәбәр итү

  • Инфодеска менеджеры
  • Инфодеска волонтеры

Спортчылар белән flash-әңгәмә оештыру

  • Микс-зона менеджеры
  • Микс-зона волонтеры

Зона объектларында журналистларга ярдәм итү

  • ММЧга ярдәм итүче волонтер
  • Фото-позиция волонтеры