Фотографларның эшен оештыру
Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага аккредитация узган барлык фотографлар “Фотографлар” клиент төркеменә керә. Фотога төшерү урыннары, шулай ук эш шартлары тәртибе белән танышырга тәкъдим итәбез.
Клиентская подгруппа фотографы:
- Аккредитация – Ep.
- Профессиональ экипировка – фото жилет.
- Эш урыны – төшерү хокукы булмаучы фотографлар клиент төркеме өчен билгеләнгән барлык зоналар: матбугат үзәге – эш зонасы, матбугат конференцияләре залы, трибуна урынары, ял итү зонасы, әңгәмә бүлмәсе, фотопозицияләр.
Хөрмәтле коллегалар!
5 июль көнне сәгать 10.00 да аккредитация узган фотографларны Уеннарның шеф-фотографы Роберт Максимов катнашындагы брифингка чакырабыз. Ул Казан-Арена стадионындагы Баш матбугат үзәгенең матбугат конференцияләре залында узачак.
Укырга
Фотографлар группасы
А группасы - фотопул «Казан 2013» Куе зәңгәр төстәге жилет |
Фотопул «Казань 2013» Башкарма дирекциясе Медиа департаменты хезмәткәрләреннән, FISU фотографларыннан, мәгълүмати партнерлардан һәм дөньяның әйдәп баручы агентлыкларының фотокорреспондентларыннан гыйбарәт.
Бүләкләү тантанасы уза торган зонадагы фотопозицияләргә A,В категориясе өчен керү
|
B группасы - «Казан 2013» Куе яшел төстәге жилет |
Уеннарга аккредитация узган барлык фотографлар - 2013 елгы Универсиаданы яктыртучы басма һәм басма булмаган ММЧ вәкилләре, региональ, илкүләм һәм халыкара спорт һәм спортка катнашы булмаган оешмалар.
B категориясе фотопозицияләренә керү
|
Фотографның теге яки бу төркемгә керүен Уеннарның шеф-фотографы билгели. А төркеме фотографлары – куе зәңгәр төстәге, В төркеме фотографлары куе яшел төстәге фотожилетларны Казан-Арена стадионының Баш матбугат үзәгендә алырга мөмкин.
Фотожилет бирү тәртибе:
- Фотограф аккредитация жилетын Баш матбугат үзәгендә аккредитация бейджын күрсәткәннән соң ала;
- Аккредитация жилетыннан Уеннар тәмамланганчы файдаланырга була. Югалткан очракта жилет кабат бирелми;
- Аккредитация жилеты булмаучы фотографларга фотопозицияләргә керү рөхсәт ителми.
Фотографларның эш тәртибе
2013 елгы Универсиада объектларында профессиональ фотога төшерү белән бары тик аккредитация узган (Ep) һәм профессиональ экипировка (фото-жилет) булган очракта, махсус бүлеп алынган урыннарда - «Photo» билгесе куелган фотопозицияләрдә генә шөгыльләнергә ярый.
А категориясе фотопозицияләре ярышлар зонасына якын урнашкан, шуңа күрә әлеге зоналарда фотога төшерү түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнеп башкарылырга тиеш:
- Фотопозициядә ярышлар башланырга 15 минут кала урын алырга кирәк;
- Бер фотопозициядән икенчесенә тәнәфесләр вакытында гына яисә ярышлар тәмамланганнан соң, фотоменеджер ярдәмендә махсус билгеләнгән схема буенча гына күченеп йөрергә ярый;
- Ярышлар вакытында барлык фотографлар да алдан әзерләнгән фотопозицияләрдә утырып (урындыкларда) яисә чүгәләп фотога төшерергә тиеш.
- Финаллар уздырыла торган объектларда баш хәбәрләр тапшыру хокукы булган оешма тарафыннан Уеннар ярышларыннан турыдан-туры трансляция алып барылачак. Фотограф һәрвакыт хәбәрләр тапшыручыларның артында торып эшләргә тиеш. Фотографлар камераларның объективына эләкмәскә һәм төшерү группасының эшенә комачауламаска тиеш;
- Фотографларга су полосы, йөзү, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт гимнастикасы, нәфис гимнастика, самбо, дзюдо, билбау көрәше, спорт көрәше буенча ярышлар барган вакытта фотопозицияләргә чыгар алдыннан чүпрәктән тегелгән бахил кияргә кирәк. Аны матбугат үзәгенең ММЧ өчен билгеләнгән инфодеска аша алырга мөмкин. Бу спортчыларның шәхси гигиена тәртибен саклау өчен эшләнә;
- Фотога төшерү өчен штатив (өчаяк) һәм фотовспышка куллану тыела.
- А һәм Б группасы фотографлары спортчыларны бүләкләү тантанасын төшеререргә фотоменеджер белән генә бара ала.
- А һәм В группасы фотографларына тамашачылар трибунасындагы теләсә кайсы буш урынга утырып фотога төшерү мөмкинлеге бар. Билетлы тамашачы пәйда булу белән фотограф урынны бушатырга тиеш.
Дресс-код
Фотографларның киеме тонык төсләрдә булырга тиеш. Шулай ук анда язулы логотиплар, рәсемнәр рөхсәт ителми.
Фотографларга биек үкчәсез йомшак табанлы аяк киемендә булу зарур. Ул ак төстә булса аеруча хуплана.
Фотопозицияләрдә кагыйдәләр үтәлмәгән, дресс-код тиешенчә булмаган очракларда, шулай ук журналист җәмәгать тәртибенә буйсынмаса ул Уеннарны төшерү мөмкинлегеннән һәм махсус жилеттан мәхрүм ителә!
Фотографлар тарафыннан радиоэлектрон чаралар (РЭЧ) куллану
Халыкара ярышлар тәҗрибәсе күрсәткәнчә, фотографлар, радиоэлектрон чара буларак фотокамераларның трансмиттер-синхронизатор дип аталган җайланмасын куллана:
- Ул җайланма Төньяк һәм Көньяк Америка һәм Азиянең кайбер өлешләрендә җитештерелә. Дистанцион идарә сигналын җибәрү өчен 340,00 яисә 54,00 МГц ешлыгы куллана.
- Европа һәм Кытайда җитештергән җайланма. Аның сигнал бирү ешлыгы – 433,42-62 - 434,22-42 МГц;
- Япониядә җитештергән җайланма. Аның сигнал бирү ешлыгы – 315,50 - 317,00 МГц.
Яшерергә
ТЕЛЕРАДИО тапшырулар
Хәбәрләр тапшыру хокукы булучылар
2013 елгы Универсиаданы трансляцияләү хокукына Халыкара студентлар спорты федерациясе ия. Россия территориясендә Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың баш хәбәрчесе итеп коммерцияле булмаган автоном «Спортивное вещание» оешмасы тәгаенләнгән иде.
Хәбәрләр тапшыру хокукы булмаучылар
Казанда узачак 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы трансляцияләргә хокукы булмаучы Россия һәм чит ил телерадиокомпанияләре “Хәбәр тапшыру хокукы булмаучылар” клиент төркеменә керә.
Хөрмәтле коллегалар, 2013 елгы Универсиада объектларында төшерү хокукы булмаучыларның эш тәртибе, Уеннарның “Спортивное вещание” хост-бродкастер тарафыннан биреләчәк контент шартлары белән танышырга тәкъдим итәбез.
Хәбәр итү хокукы булмаучы клиент төркемнәре
- Аккредитация – En.
- Эш урыны – төшерү хокукы булмаучы фотографлар клиент төркеме өчен билгеләнгән барлык зоналар: матбугат үзәге – эш зонасы, матбугат конференцияләре залы, трибуна урыннары, микс-зоналар, ял итү зонасы, әңгәмә бүлмәсе, В төркеме фотопозицияләре.
Төшерү хокукы булмаучы телекомпанияләр өчен брифинг
Хөрмәтле коллегалар!
4 июль көнне сәгать 10.00 да Казан-Арена стадионындагы Баш матбугат үзәгенең матбугат конференцияләре залында төшерү хокукы булмаучы телекомпанияләр өчен брифинг уздырыла. Әлеге клиент төркеменә караган вәкилләрне брифингта катнашырга чакырабыз.
Укырга
Төшерү хокукы булмаучы телекомпанияләргә “Спортивное вещание” тарафыннан видеоматериалларны бирү шартлары
Хөрмәтле коллегалар!
Яңалыклар чыгарылышына видесюжетлар әзерләү өчен “Спортивное вещание” тарафыннан бушлай 2 минутлык видеоматериаллар биреләчәк. Алар хост-бродкастерының FTP-серверына 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр көн саен 3 тапкыр урнаштырылачак. Сезгә Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы төшерү хокукына ия булмаучы компанияләрнең эш регламенты белән танышырга тәкъдим итәбез. Әлеге компанияләр Универсиада хост-бродкастеры “Спортивное вещание” урнаштырган яңалыклар видеоматериалларын куллана ала.
Яңалыклар видеоматериалларын алу максатында FTP-серверына керү тәртибе:
- Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы (27th World University Summer Games) төшерү хокукына ия булмаучы компанияләрнең эш регламенты белән танышу.
- “Спортивное вещание” Коммерцияле булмаган автоном җәмгыятнең генераль директоры В.А.Кикнадзе исеменә көндәлек яңалыклар видеоматериалларын файдалануны рөхсәт итүне сорап рәсми хат язарга(тапшырулар компаниясе бланкында, вәкаләтле затның имзасы белән). Әлеге хатның скан-нөхсәсен e.kucherenko@panoramahd.ru электрон почтасына, ә оригиналын Мәскәү шәһәре, Зубовский бульвар ур., 4, “Спортивное вещание” адресына җибәрергә;
- Сезгә танышыр һәм имза куер өчен түбәндәге документлар җибәрелә:
- Рөхсәт хаты (имзалар өчен);
- тапшырулар төшерү территориясе турында мәгълүмат бирү өчен хат үрнәге (тутыру һәм имзалау өчен);
- тапшырулар төшерү территориясе турында мәгълүмат һәм рөхсәт хатының имзаланган скан-нөхсәсен e.kucherenko@panoramahd.ru электрон почтасына, ә оригиналын Мәскәү шәһәре, Зубовский бульвар ур., 4, “Спортивное вещание” адресына җибәрергә;
Компаниянең барлык документларын да кабул иткәннән соң аларга ftp-серверыннан логин һәм пароль җибәрелә.
Төшерү хокукы булмаучыларның эш тәртибе
Төшерү хокукы булмаучыларга 2013 елгы Универсиаданың ярыш объектларында “Матбугат” клиент төркемнәре микс-зоналарында, матбугат конференцияләре залларында, шулай ук аккредитацияләнгән затлар өчен гомуми керү зоналарында видеога төшерү рөхсәт ителә. Моннан тыш турыдан-туры трансляция алып барылмаган спорт чаралары узган спорт объектларында да видеога төшерү рөхсәт ителә.
№ |
Объект исемнәре |
Спорт төрләре |
1. |
“Спорт сарае” |
Өстәл теннисы ярышлары |
2. |
“Казан” Халыкара ат спорты комплексы фойесы |
Шахмат буенча ярышлар |
3. |
Ядрә белән ату комплексы |
Ядрә белән ату ярышлары |
4. |
“Казан” Халыкара ат спорты комплексының ябык манежы |
Фехтовкалау ярышлары |
5. |
Чирәмдәге хоккей үзәге |
Чирәмдә хоккей ярышлары |
6. |
“Биектау” спорт комплексы |
Баскетбол ярышлары |
7. |
“Мирас” спорт комплексы |
Баскетбол ярышлары |
8. |
“Олимп” бассейны |
Поло буенча ярышлар |
9. |
“Олимп” спорт комплексы |
Баскетбол ярышлары |
10. |
“Олимп” стадионы |
Футбол ярышлары |
11. |
“Бустан” спорт комплексы |
Волейбол ярышлары |
12. |
“Зилант” спорт комплексы |
Волейбол ярышлары |
13. |
“Олимпиец” спорт комплексы |
Волейбол ярышлары |
14. |
“Тулпар” спорт комлексы |
Волейбол ярышлары |
15. |
Марафон һәм ярыммарафон трассасы |
Йөгерү буенча ярышлар һәм спорт йөгереше ярышлары |
16. |
“Ракета” стадионы |
Футбол ярышлары |
17. |
“Трудовые резервы” стадионы |
Футбол ярышлары |
2013 елгы Универсиада ярышлары объектларында төшерү хокукы булмаучылар бары тик En –аккреддациясе буган очракта гына кертелә. Анысы да В төркеме фотопозицияләре өчен каралган махсус зонада башкарылырга тиеш.
В категориясе фотопозицияләре ярышлар зонасына якын урнашкан, шуңа күрә әлеге зоналарда фотога төшерү түбәндәге кагыйдәләргә нигезләнеп башкарылырга тиеш:
Фотопозициядә ярышлар башланырга 15 минут кала урын алырга кирәк;
Бер фотопозициядән икенчесенә тәнәфесләр вакытында гына яисә ярышлар тәмамланганнан соң, фотоменеджер ярдәмендә махсус билгеләнгән схема буенча гына күченеп йөрергә ярый;
Финаллар уздырыла торган объектларда баш хәбәрләр тапшыру хокукы булган оешма тарафыннан Уеннар ярышларыннан турыдан-туры трансляция алып барылачак. Фотограф һәрвакыт хәбәрләр тапшыручыларның артында торып эшләргә тиеш. Фотографлар камераларның объективына эләкмәскә һәм төшерү группасының эшенә комачауламаска тиеш;
Ярышлар барган вакытта фотопозицияләргә чыгар алдыннан чүпрәктән тегелгән бахил кияргә кирәк. Аны матбугат үзәгенең ММЧ өчен билгеләнгән инфодеска аша алырга мөмкин. Бу спортчыларның шәхси гигиена тәртибен саклау өчен эшләнә;
Фотопозицияләрдә эш тәртибен һәм дресс-кодны, җәмәгать тәртибен бозган очракта төшерү хокукы булмаучылар Уеннар вакыйгаларын төшерү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин.
Төшерү хокукы булмаучы компанияләрнең эш тәртибе турындагы тулырак мәгълүмат, шулай ук да видеога төшерү рөхсәт ителгән спорт объектлары исемлеге “Фотографлар өчен белешмә”дә бар.
Яшерергә