«Казан» халыкара аэропорты — 2013 елгы җәйге Универсиаданың һава капкалары ул.
2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытында «Казан» халыкара аэропортында глобаль төзекләндерү һәм төзү эшләре алып барылды. 2013 елга аэропортның кабул итү мөмкинлеге сәгатенә 650 кешегә кадәр җитте. Ә бер ел эчендә аэропорт 1,2 миллион пассажирны кабул итә ала. Пассажирлар өчен уңайлылык һәм хезмәт күрсәтү дәрәҗәсе күтәрелде. Моннан тыш, аэропорт мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ихтыяҗларын да исәпкә алып җиһазландырылды.
«Казан» халыкара аэропорты инде бүген үк очышлар географиясен киңәйтте, рейслар ешлыгын, халыкара һәм эчке юнәлешләр буенча очучы очкычларның сыйдырышлылыгын арттырды һәм хәзер ул теләсә нинди типтагы очкычлар кабул итә ала.
Төзекләндерү эшләре нәтиҗәсендә аэропорт комплексы – «А» классына (ИКАО буенча «4Е») туры килерлек, очкычларның төгәл очып килүен тәэмин итү II һәм I категорияләр дәрәҗәсендә булырлык итеп җиһазландырылган. Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң, аэропорт комплексында очышларның иминлеге һәм сак системасының ышанычлылыгы артты. Катлаулы һава торышы шартларында иң заманча типтагы очкычларны да кабул итү мөмкинлеге булдырылды. Очкычлар саклау урыннары үзәк электр туплау системасы белән җиһазландырылды, ә яңа чистарту корылмалары әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметте. Укырга
Проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә терминалның үткәрү мөмкинлеге елына 1,2 миллион пассажир дәрәҗәсенә кадәр артты, җирдә һәм һавада хезмәт күрсәтүдә иң югары дәрәҗәдәге куркынычсызлык тәэмин ителде. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катламы өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелә. Проектлау вакытында «С» категориясендәге зонада пассажирларга хезмәт күрсәтүдә IATA (Һава транспорты халыкара ассоциациясе) квалификациясе таләпләре үтәлерлек булу да искә алынды. Укырга
Аэропорт белән шәһәр үзәге арасында трансферны тормышка ашыру өчен, 2011 елның 1 маенда тизйөрешле тимер юл төзелә башлады. Бу участокта пассажирлар ташу өчен заманча электропоездлар файдаланыла. Маршрутның гомуми озынлыгы 26,5 км, юлдагы вакыт — уртача алганда, 20 минут тәшкил итә.
Интермодаль йөртүләр оештыру Казан халкы һәм аның кунаклары өчен транфер вакытын сизелерлек киметә. Инвалидлар һәм хәрәкәт мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә бернинди киртәләрсез хезмәт күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру әлеге проектны тормышка ашыруның шактый әһәмиятле этабы булды. Укырга