“XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары студентлар спортын үстерү һәм популярлаштыруга зур өлеш кертәчәгенә ышанам”
“Универсиада чит илләрдән Казанга килүче кунакларның һәм туристларның артуына этәргеч бирәчәк”.
“Универсиада – ике атналык спорт уеннары гына түгел, ул – елларга сузылган киеренке хезмәт тә. Казандагы Уеннар даны хәтта кешелек тарихына да кереп калырга мөмкин, ә сезнең тормышыгызда ул һичшиксез, иң яхшы вакыйга булып уелып калачак”.
«Әлеге спорт бәйрәмендә катнашучылар үзләрен өйләрендәге кебек хис итсен, ярышлар вакытында бирешмәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләдек»
«Минемчә, Казандагы Универсиада Сочида узачак Олимпия уеннарына кадәр бик яхшы кереш өлеше булды»
«Универсиада барыбыз өчен дә бик зур мәктәп булды. Проект уңышлы килеп чыкты - ул бөтен ил өчен кирәк иде һәм ул безнең барыбызны да берләштерде»
«Универсиада, ул - кыюлык. Казанның кыюлыгы - әлеге проектны тормышка ашыруга керткән өлешендә. Универсиада, ул - ихтыяр көче. Казань бөтен дөньяга Россиянең спорт үзәге була алуын раслады»
«Казан Универсиада уздыру хокукын яулады. Әлеге Универсиада моңарчы уздырылган Универсиадалар арасында иң яхшысы»
«2013 елгы Уеннарны кабул итүче як анда катнашучылар олимпизм рухын сизсен өчен барысын да эшләде. Безнең бердәм максатыбыз - бөтен дөнья буйлап җыелган яшьләр арасында узара аңлашу булдыру»
«Универсиада тәмамлангач моңсу булып китте. Казан үзгәрде, яңарды, матурайды»