«Буревестник» бассейны Универсиада авылы территориясендә урнашкан. 2011 елда «Буревестник»та су полосы буенча «Kazan Cup» халыкара турниры оештырылды. Бассейн территориясендә 50 метрлы бассейн, универсаль спорт залы (волейбол һәм баскетбол өчен универсаль зал), Regupol тибындагы катлам белән түшәлгән коры йөзү залы, тренажер залы бар.
Ничек килеп җитәргә:
«Универсиада авылы» тукталышы: 4, 5, 22, 33, 34, 37, 45, 46, 74, 74а, 55, 77, 97, 99нчы автобуслар, 5нче трамвай;
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Су полосы
Функциясе: Ярышлар өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең укыту-тренировка дәресләре үткәрү һәм ярышлар оештыру өчен. Студентларны сәламәтләндерү өчен.