Чирәмдәге хоккей үзәгендә Суперлигада уйнаучы командалар: ир-атларның «Динамо-Казан» һәм хатын-кызларның «Динамо-Идел» командаларының тренировкалары үтә. Казанның чирәмдәге хоккей үзәге Россиядә тиңе булмаган спорт корылмасы. 2007 елда биредә ирләр арасында Европа чемпионаты ярышлары да үтте. Чирәмдәге хоккей үзәгендә ике уен кыры бар. Алар ясалма чирәм белән капланган, замана таләпләренә туры килә. Җәен кырлар мини футбол өчен җайлаштырыла, ә кышын аларда тимераякта шуу өчен шугалак катыралар.
Ничек килеп җитәргә:
«Казан ярминкәсе» тукталышы: 4, 5, 47, 68, 69а, 74, 74а номерлы автобуслар, 6, 8, 12нче троллейбуслар.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Чирәмдәге хоккей
Функциясе: Ярышлар өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Европа һәм Россия чемпионаты кысаларында рәсми матчларны үткәрү. «Динамо-Казан» чирәмдәге хоккей клубы базасы.