Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге Урта Кабан күле буенда урнашкан. Комплекс иң заманча халыкара таләпләргә туры китереп эшләгән. Аның территориясендә эллинглар корылган, административ корпуслар, ишкәк ишү өчен көйләнгән бассейнлы корылма, велосипедлар өчен юл бар. Биредә 2011 елда студентлар арасында спортның ишкәк ишү төрләре буенча Бөтенроссия ярышлары, байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча студентлар арасында Дөнья чемпионаты ярышлары үтте. 2015 елда Казанда үтәчәк Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында ишкәк ишү каналында ачык суда йөзү буенча ярышлар узачак.
Ничек килеп җитәргә:
«Казан ярминкәсе» тукталышы: 4, 5, 47, 68, 69а, 74, 74а, 85 нче автобуслар, 6, 8, 12нче троллейбуслар.
2013 елгы Универсиада вакытында корылманы куллану
Спорт төре: Академик ишү, байдаркаларда һәм каноэларда ишү
Функциясе: Ярышлар өчен
Корылманы 2013 елгы Универсиадага кадәр һәм аннан соң куллану: Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә укыту-тренировка эшен алып бару. Төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларын уздыру. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәпләрендә укыту-тренировка эшен оештыру