2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

СОГАЗ – 2013 елда Казанда узачак Универсиаданың рәсми партнеры һәм иминиятләштерүчесе

Партнерлык килешүе кысаларында СОГАЗ 2013 елгы Универсиада оештыручыларының гражданлык җаваплылыгы һәм финанс куркынычларын иминиятләштерәчәк. Гадәттән тыш хәлләрдән шулай ук катнашучылар, кунаклар һәм волонтерлар да якланачак. Универсиада кысаларындагы чараларны һәм беренчел ярышларны үткәрүдә кулланылачак автотранспорт һәм башка төр милек тә компания сагы астында булачак. Иминиятләштерүче җаваплылыгының гомуми лимиты – 180 миллиард сумнан артык.
«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры Владимир Леонов: «Без тарихта иң масштаблы Универсиаданы көтәбез һәм бу, әлбәттә, шактый зур иминият куркынычларын тудыра. Әмма СОГАЗ компаниясе кебек эре һәм ышанычлы партнер ярдәме белән без иминлектә булачакбыз».
«СОГАЗ» иминиятләштерү төркеме идарәсе рәисе Сергей Иванов: «Бөтендөнья Универсиадасы лаеклы дәрәҗәдә үтәр, Россия һәм дөнья студентлар спорты тормышында иң якты вакыйга булыр, дип ышанам. Партнер сыйфатында мондый чарада катнашу СОГАЗ өчен бизнесны үстерү,Татарстан Республикасы һәм бөтен ил территориясендә позицияләрне ныгыту өчен бик яхшы мөмкинлек».

«СОГАЗ» иминиятләштерү төркеме 1993 елда оештырыла һәм бүген илнең иң эре өч компаниясе арасына керә. Ул Россиядә югары ышанычлылыгы бер үк вакытта ике халыкара рейтинг агентлыгы – Standard&Poor’s һәм A.M. Best тарафыннан расланган бердәнбер иминиятләштерү компаниясе. Төркем корпоратив һәм шәхси клиентларга иминиятләштерүнең барлык хезмәтләрен дә күрсәтә. Россиянең алдынгы корпорацияләре – «Газпром» төркеме, «Россия тимер юллары» ААҖ, «Росатом» дәүләт корпорациясе, «Роснанотех» дәүләт корпорациясе, «Роснефть» нефть корпорациясе ААҖ, «Северсталь» ААҖ һ.б. иминиятләштерүче сыйфатында СОГАЗ компаниясен сайлый.
«СОГАЗ» төркеменең Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдә 600 бүлеге һәм сату офисы эшли, аларда 5 меңнән артык белгеч хезмәт куя. Россиянең иң эре шәһәрләрендә компания чыгымнарны вакытында һәм сыйфатлы каплауны тәэмин итә торган Клиентларга хезмәт күрсәтү үзәкләрен ачты.
Компаниянең югары дәрәҗәле сыйфат менеджменты системасы ГОСТ ИСО 9001-2008 (ISO 9001:2008) таләпләренә туры килү сертификаты белән дәлилләнгән.
«СОГАЗ» иминиятләштерү төркеменең социаль сәясәтендә спорт үсешенә теләктәшлек күрсәтү төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Компания – Континенталь хоккей лигасының генераль партнеры һәм иминиятләштерүчесе, Премьер-лига командалары арасында фубол буенча Россия чемпионатының титул партнеры.
СОГАЗ турында тулырак компаниянең рәсми сайтында белеп була: www.sogaz.ru