2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

EF English First

XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннары башланырга бер ел кала Казан Кремлендә EF Education First һәм 2013 елгы Универсиада яңа партнерлык программасын тормышка ашырырга теләк белдерү турында килешү төзеде. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.

Килешүне «EF Языковые решения» генераль директоры Эдуард Балдаков белән «Казан 2013» Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов имзалады. Килешү нигезендә EF Education First тел өйрәтү программасын булдырачак һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада волонтерларын инглиз теленә өйрәтү өчен лицензияләр бирәчәк.

«EF Education First компаниясе белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без волонтерларга чит телне иң югары дәрәҗәдә өйрәтә алачакбыз. Тел белү мөһим – Казанга дөньяның 170 иленнән 13,5 мең спортчы һәм рәсми делегация вәкиле киләчәк. Волонтерларга алар белән эшләргә туры киләчәк. Чит ил кунакларының Казанны ничек бәяләячәкләре, Россиянең яңа буыны хакында нинди тәэсирдә калачаклары – барысы да озатып йөрүчеләр кунаклар белән ничек эшләячәк, алар белән уртак тел таба алачакмы, нигездә, шуңа бәйле булачак. Бу яктан караганда тел өйрәтү мәсьәләсе тагын да мөһимрәк төсмер ала», – дип ассызыклады тантана вакытында Владимир Леонов.

EF күп еллар дәвамында халыкара спорт чараларының партнеры булып тора. Сочида узачак Кышкы Олимпия уеннарында рәсми тәэмин итүче вазыйфасына катнашуга әзерләнүдән тыш, компаниянең партнерлык программасы тарихында Сеул Олимпиадасы, Гуанджоуда узган Азия уеннары, Пекинда үткән Олимпия уеннары һәм Бразилия кабул итәчәк футбол буенча дөнья чемпионаты бар. «Без халыкара спорт вакыйгаларына әзерләнү буенча бай тәҗрибәбезне тәкъдим итәргә шатбыз, – ди EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков. – Казан Универсиадасы волонтерларына инглиз телен үзләштерүдә тиз арада югары нәтиҗәгә ирешү өчен ярдәм итүдә өр-яңа казанышларыбызны куллану эшен тулы җаваплылык белән үз өстебезгә алабыз».

Исегезгә төшерәбез, 2012 елның апрелендә 2013 елгы Универсиада Башкарма дирекциясе хезмәткәрләрен укыту программасы башланды. Ә июньдә EF Education First белән Казан мэриясе арасында партнерлык программасы турында килешү төзелде. Россиядә узачак масштаблы спорт чараларына әзерләнү өчен EF кунакчыллык һәм иминлек хезмәткәрләрен инглиз теленә өйрәтү өчен махсус EF Frontline программасын төзеде.

Рәсми сайт
ММЧ өчен мәгълүмат

EF Education First – дөньяда иң эре шәхси мәгариф оешмасы. 1965 елда Бертил Халт тарафыннан оештырыла. Компания тел өйрәтү курслары, белем бирү сәфәрләре, мәдәни алмашудан башлап фәнни дәрәҗә алуга кадәр төрледән-төрле юнәлештәге программалар тәкъдим итүче 16 бүлектән тора. EF миссиясе – тел, мәдәният һәм географик киртәләрне юк итү. Компания төрле яшьтәге төрле милләт вәкилләренә чын мәгънәсендә дөнья гражданнары булырга ярдәм итте.

EFның 58 илдә 400 мәктәбе бар. EF халыкара челтәрендә 34 мең хезмәткәр һәм мөгаллим эшли. Компания миллионлаган кешегә чит тел үзләштерергә, белем эстәргә һәм фәнни дәрәҗә алырга булышты.

EF компаниясе – 2014 елда Сочида узачак кышы Олимпия уеннарының тел өйрәтү программалары белән рәсми тәэмин итүчесе. 2008 елда Пекинда узган Олимпия уеннарында EF English First «Чит телләр өйрәтү» категориясендә рәсми тәэмин итүче була. Моннан тыш, хәзер компания Бразилиянең «Ola Turista» илкүләм туристлык агентлыгына футбол буенча 2014 елгы дөнья чемпионатына әзерләнегә ярдәм итә.

EF Education First Россиядә 1993 елдан бирле эшли һәм бүген корпорацияләр һәм хөкүмәт оешмаларына, төрле индустрияләрдә эшләүче компанияләргә тел өйрәтү буенча партнерлык программалары, дөньяда тиңнәре булмаган Englishtown онлайн-мәктәбендә һәм Россиядә урнашкан 35 инглиз теле мәктәбендә инглиз телен укыту программаларын тәкъдим итә.

Компаниянең мәктәп программасы, бакалавриат, магистратура һәм MBA буенча белем бирүче аккредитацяләнгән шәхси уку йортлары да бар. Hult International Business School дөньяның иң яхшы бизнес-мәктәпләре исемлегенә керә. Университет кампуслары Бостон, Сан-Франциско, Лондон, Дубай, Шанхайда урнашкан. www.hult.com.

EFның Кембридж университетының гамәли лингвистика үзәге каршындагы тикшеренү үзәге лингвистларга, инновацияле укыту методикаларын өйрәнүче галимнәргә, укытучыларга теләктәшлек күрсәтә. EF төрле тикшеренүләр оештыра. Алар арасында Россиядә һәм дөньяда инглиз телен белү дәрәҗәсен билгеләүне максат итеп куйганнары да бар: www.ef.com/epi.