«Планета Фитнес» – Россиядә иң эре спорт-сәламәтләндерү клублары челтәре -1997 елда Мәскәүдә оештырыла. Компаниянең бүген Россия һәм чит илләрдә 44 клубы бар.
Франчайзинг килешүе нигезендә, 2004 елның февралендә Казанда «Планета Фитнес» бренды астында беренче клуб ачыла. Бу Татарстан Республикасында кулай бәядән хезмәт күрсәтүче беренче фитнес-бренд челтәре була.
Дөрес стратегия нәтиҗәсендә компания тиз арада уңышларга ирешә. 2005 елда Казан һәм Чаллыда тагын ике клуб ача. 2007 елдан премиаль сегменттагы клуб эшли башлый. Тиздән Казанда тагын бер клуб ачылачак.
«Планета Фитнес» клубларына зур шәһәрләрдә яшәүче, сәламәт яшәү рәвешен көндәлек тормышларының аерылгысыз өлеше дип кабул иткән урта хәлле кешеләр йөри. Бүген аларның саны 120 меңнән артык. Фитнес белән шөгыльләнүче россиялеләрнең 25 проценты «Планета Фитнес» клубларына йөри.
«Планета Фитнес» холдингында 5 меңнән артык хезмәткәр эшли. Алар арасында – дөнья һәм Европа, Олимпия чемпионнары, хореографлар, илнең танылган коллективлары өчен шоу-программалар куючылар, спорт мастерлары. Үз эшләренең энтузиастлары буларак, алар һәрвакыт осталыкларын арттыру өчен тырыша. Аларның югары казанышлары илкүләм һәм халыкара премияләр белән бәяләнә.
«Планета Фитнес» физик культура үсеше һәм сәламәт буын тәрбияләүне максат итеп куйган социаль проектларга теләктәшлек күрсәтә.