2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

«Родер» компаниясе

«Родер» ААҖ – Россия тент конструкцияләрен, павильоннар һәм чатырлар җитештерү, арендалау һәм сату  базарында  лидер.   Компания  Россиядә иң зур тент конструкцияләре паркын арендалаучы. Аның мәйданы—50 000 м. кв.

«Родер» ААҖ исәбендә каплаулы конструкцияләр урнаштыру буенча җәен һәм кышын 3000 ләп сыйфатлы һәм уңышлы чара бар.

 2013елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында каплаулы  конструкцияләр  урнаштыручы “Родер” компаниясе Универсиада авылында 3000 кеше сыйдырышлы вакытлы  ашау зонасы  төзеде. 

Бүген «Родер» компаниясе теләсә нинди чараны уздырырылык ресурсларга  ия һәм генераль подрядчик була ала. Моңа спорт ярышлары, күргәзмәләр, презинтацияләр, корпоративлар керә.  

 

«Родер» компаниясе  - ул:

 

-   Каплаулы павильоннар һәм чатырлар;

-   Яктырту  һәм тавыш системалары;

-   Һава климатын көйләүче җайланмалар һәм һава йөрткечләр;

-    Тент конструкцияләренең декорлары;

-   Сәхнәләр һәм подиумнар;

-  Бәдрәф модульләрен һәм кабиналарын арендалау;

-   Кейтеринглар оештыру;

-   Презентация, видео җайланмалар, Wi-Fi;

-   Контроль нокталары, янгын сүндерү җайланмалары, сигнал табличкалары, тавыш көчәйткечләр;

-  Өстәмә  опцияләр.

 

«Родер» компаниясе даими рәвештә павильоннар паркын һәм өстәмә опцияләрен яңартып тора. Шул рәвешле, базарда заманча, югары сыйфатлы, инновация юлларын тәкъдим итә. Җайланмаларның сыйфатын һәм ышанычлылыгын исә ISO-9001:2008 сертификаты һәм Россиянең тәңгәллек сертификаты тәэмин итә.