2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Danone компанияләре группасы

Россиядә Danone компанияләре группасы сөт продуктлары җитештерүче компания булып санала.  Бүгенге көндә группага 20 дән артык завод керә, аларда 15 000 хезмәткәр эшли. Продукция «Простоквашино», «Активиа», Actimel, «Растишка», «Тёма», «Даниссимо», «Биобаланс», «Актуаль», «Смешарики», Danone һәм башка исемдәге бренд астында җитештерелә.

 

 Географик һәм идарә итү принциплары буенча Компанияләр группасы Белоруссия, Мәскәү, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Идел, Көньяк, Урал, Себер дивизионнарына бүленгән. Идел дивизионы территориясендә 5 завод урнашкан: «Самаралакто» сөт комбинаты, «Данон Волга» ЯАҖ (Самара өлкәсе),«КМП «Эдельвейс М» ЯАҖ (Татарстан Республикасы), «МК «Саранский»ААҖ (Мордовия республикасы),   «Чебоксарский» сөт комбинаты (Чуваш Республикасы).

«Эдельвейс М» Казан сөт продуктлары комбинаты – компанияләр группасының иң заманча заводларының берсе. 2012 елда предприятие ISO: 22 000 халыкара азык-төлек куркынычсызлыгы стандартларына туры килү аудитын узды. Нәкъ менә биредә җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән сөттән «Простоквашино» һәм «Эдельвейс» каймагы һәм сөте, «Актуаль» эремчек продукцияләре, балалар өчен «Смешарики» һәм «Растишка» сөт коктейльләре эшләп чыгаралар. 2013 елда комбинат «Простоквашино» бренды астында уңышлы рәвештә уникаль сөт ризыгы җитештерә башлады.

Россия Danone Компанияләр группасы Danone халыкара компаниясенә керә. Компаниянең бүлекчәсендә 100 000 хезмәткәр эшли, ул 120 илдә, биш кыйтгада урнашкан.  “Danone”ның 184 җитештерү үзәге бар, ул дүрт сәламәт туклану продуктлары җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы позициядә тора, алар: сөт ризыклары (дөньяда 1 номерлы), су (шешәле эчә торган су базарында 2 номерлы), балалар ризыгы ( дөньяда 2 номерлы) һәм клиника өчен ризыклар (Европада 1 номерлы).

2012 елда ( Россиядә Danone Компанияләр группасы):

Әйләнештәге капитал – 79 млрд.руб.

Сөт салып алу күләме –   1,7 млн.тоннадан артык (Россиядә 1 урын)

 Инвестицияләр күләме –  130 млн. доллардан артык