2012 елда Coca-Cola системасының Россиядәге вәкилләре һәм Казандагы 2013 елгы Бөтендөнья Универсиада дирекциясе арасында килешү төзелде. Килешү нигезендә компания Универсиаданың Рәсми партнеры булды һәм Уеннарны алкогольсез эчемлекләр белән тәэмин итүне үз өстенә алды.
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясенең генераль директоры Владимир Леонов һәм Coca-Colaның спорт стратегиясен үстерү буенча директоры Стюарт Кросс (Stuart Cross) килешүне Универсиада Оешитыру комитеты рәисе, РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында имзаладылар. Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов компания җитәкчелеге белән 2013 елгы Универсиада вакытында иганәчелек турында 2011 елның январендә Давостагы икътисади форум вакытында килешеп кайткан иде.
Универсиаданың Рәсми партнеры статусында Coca-Colaның Россиядәге системасы Уеннарда катнашучыларны һәм кунакларны алкогольсез эчемлекләр белән тәэмин итәчәк. Компаниянең Россиядәге брендларының берсе – Powerade – ярышларның спорт эчемлеге статусына ия булачак. Мерчендайзинг стандартларының иң яхшы үрнәкләреннән тыш, Coca-Cola системасы Казанда экологияне саклау буенча эшләнмәләрен дә тәкъдим итәчәк: Coca-Cola эчемлекләре саклана торган барлык суыткычлар да энергия саклый торган һәм тирә-юньгә зыян китерми торган булачак.
-Coca-Cola системасы чарада катнашучыларны һәм кунакларны алкогольсез эчемлекләр белән үз вакытында һәм тулы күләмдә тәэмин итү өчен барысын да эшләячәк. 2013 елгы Универсиада тарихта иң яхшысы һәм истә кала торганы булсын өчен без дә тырышачакбыз, - диде килешүне имзалаган вакытта Стюарт Кросс.
Универсиадада катнашу Coca-Colaның актив тормыш рәвешен пропагандалау буенча масштаблы программасының бер өлеше булып тора. Компания әлеге программаны Россиядә инде берничә ел дәвамында тормышка ашыра. 2020 елга кадәр компания Россиядә үтүче иң мөһим халыкара ярышларның партнеры булачак. Алар арасында 2014 елда үтәчәк Олимпия уеннары, 2018 елда үтәчәк футбол буенча Дөнья чемпионаты да бар.
Белешмә
Coca-Cola системасын Россиядә ике компания тәкъдим итә: The Coca-Cola Company һәм аның партнер-боттлеры Coca-Cola Hellenic.
Тарих: Coca-Cola эчемлеге Россиядә беренче тапкыр 1980 елда, Мәскәүдәге Олимпия уеннарына әзерләнгән вакытта тәкъдим ителә. 1994 елда исә Мәскәүдә Coca-Cola алкогольсез эчемлекләрен җитештерә торган беренче завод ачыла. Бүген Coca-Cola системасының Россиядә 17 заводы бар. Алар арасыннан 13 завод «Сoca-Cola Hellenic» бренды астында, 2 завод «Мултон» бренды һәм тагын 2 завод «Нидан» бренды астында эшли.
Продукция: Бездә тәкъдим ителә торган барлык эчемлекләр дә җирле заводларда эшләнә. Аларда эшли торган барлык хезмәткәрләр дә – Россия гражданнары. Продукциянең ассортименты һәм маркетинг программалары Россия кулланучылары өчен махсус эшләнгән. Программаларны һәм продукцияне ясаганда Россия халкының ниниди төр эчемлекләр эчәргә яратуы, тормыш рәвеше тулысынча исәпкә алынган.
Coca-Cola системасының Россиядә тәкъдим ителә торган продукцияләре ассортименты түбәндәгедән гыйбарәт: Coca-Cola, Coca-Cola light, Fanta, Sprite, BonAqua, Nestea чәе, Nescafe салкын кофесы, burn энергетик эчемлеге, Powerade спорт эчемлеге, Schweppes тонигы, Rich сәүдә маркасына кергән соклар һәм нектарлар, «Добрый», Nico, «Моя Семья», Caprice, «Чемпион» һәм «Кружка и Бочка» квасы.
Инвестицияләр һәм мәшгульлек: Coca-Cola системасы – Россиядәге иң эре чит ил инвесторларының берсе. Компания Россия икътисадына 3 миллиардтан артык инвестиция керткән. Coca-Cola системасы 15 000 югары квалификацияле хезмәткәрне эш белән тәэмин итә. Өстәвенә, Coca-Cola компаниясендәге бер эш урыны икътисадның күрше өлкәләрендә тагын 8 эш урынын тәэмин итә. Чөнки компаниянең тәэмин итүчеләре күп, ә азлап сату челтәре киң җәелгән.
Сыйфат: Компаниянең уңышлы эшчәнлеге эшләп чыгарылучы эчемлекнең югары сыйфатлы булуы белән бәйле. Үз эчендәге катгый контрольдән тыш, компаниянең заводлары ISO 9001:2000 һәм ISO 14001:1996 халыкара стандартлары буенча сертификация узган.
Социаль җаваплылык: Россия икътисадына даими акча кертеп торганлыктан, компания социаль җаваплы булып санала. Аның төп максаты – җирле халыкның тормышын яхшыга үзгәртү. Coca-Cola системасы Россия халкының тормышының аерылмас бер өлеше булуы белән бик горурлана. Компания Россиянең якты киләчәгенә ышана һәм илнең үсешенә үзеннән дә өлеш кертергә тырыша.