Tissot җәйге һәм кышкы Универсиадаларның Рәсми хронометристы буларак, ФИСУ гаиләсенә кушыла
Tissot компаниясе — дөньядагы иң атаклы Швейцария сәгать брендларының берсе, ул Бөтендөнья Универсиадаларының Рәсми Хронометристы булып тора. Компания Казандагы (Россия) XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада да, Трентинода (Италия) узачак XXVI Бөтендөнья кышкы Универсиадада да спорт ярышларының хронометражын, исәпләнүен һәм нәтиҗәләрнең эшкәртелүен тәэмин итәчәк.
Tissot компаниясенең мультиспорт ярышларын уздырудагы алтын стандарты һәм тәҗрибәсе Бөтендөнья студентлар Уеннарына хезмәт күрсәтүдә нигез итеп алынды. Соңгы ике Универсиадада компания хронометраж эшен уңышлы башкарды. 2013 елда Tissot кышкы Уеннарның Рәсми хронометристы һәм партнеры булды.
Иң яхшы спортчылар дөнья югарылыгындагы хронометрист — Tissot компаниясенең бәхәсләргә урын калдырмаслык карары белән тәэмин ителәчәк.
Tissot:
Tissot компаниясе өчен «Вакыт белән бергә атлап» гыйбарәсе — матур реклама өндәмәсе генә түгел. Бу гыйбарә брендның ДНКсын чагылдыра, ул компаниянең заманча технологияләргә һәм зәвыкларга туры килергә чын-чынлап омтылуын ачып сала. Tissot компаниясе 1853 елда нигез салынганнан бирле ачышлар ясау һәм инновацияләр кертү тенденциясен яклый. Швейцариянең Юра тауларындагы Ле Локль шәһәрчегендә нигез салынган һәм хәзер дә шунда эшләп килүче Tissot компаниясе барлыкка килүенең беренче көннәреннән үк һәм бүгенге вакыткача хезмәткәрләренең сәнгати төгәллеге ярдәмендә иң стильле хронометрлар иҗат итә. Алар дөньяның 160 тан артык илендә сатыла. Махсус материаллар куллану, киңәйтелгән функциональлек һәм һәр детальнең бик җентекләп эшкәртелүе — болар барысы бергә исә күпләр сатып алырлык зиннәтле әйберне хасил итә. Swatch Group берләшмәсе составына керәгән Tissot компаниясе дөньяда Швейцария сәгатьләрен иң күп җитештерүче һәм аларның дистрибьюторы, шулай ук MotoGPTM, FIM Superbike, FIBA, AFL, CBA, RBS 6 Nations Rugby спорт ассоциацияләренең, велоспорт, фехтовкалау һәм алкалы хоккей буенча дөнья чемпионатларының Рәсми Хронометристы һәм Партнеры булып тора. Коммуникацияләр һәм җитештерү өлкәсендә даими инновацияләр кертеп, Tissot компаниясе үзенең — «Традиция буенча яңалык кертүчеләр» девизына чыннан да тугры калуын раслый.