Россиядәге PwC компаниясе өчен XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың партнеры һәм профессиональ хезмәтләр белән рәсми тәэмин итүчесе булу горурлык.
PwC белгечләре оештыручылар һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе вәкилләре белән тактик планлаштыру, оператив планлаштыру, бюджет, салым, таможня тикшерүе мәсьәләләре буенча бергәләшеп эшлиләр.
PwC компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе һәм «Казан 2013» Башкарма дирекциясе»нең бергә эшчәнлеге турында күбрәк беләсегез килсә, www.pwc.ru/kazan2013 сайтына кереп танышырга мөмкин.
Белешмә
PwC компаниясенең Россиядәге эшчәнлеге турында
PwC компаниясе Россиядә аудит һәм бизнес-консультация хезмәтләре күрсәтә. Шулай ук оешмаларга салым һәм хокук мәсьәләләре буенча ярдәм итә.
Без уңышны клиентларга, хезмәткәрләргә һәм җәмгыятькә китергән файда күләме буенча исәплибез.
Без иң яхшы нәтиҗәләргә клиентлар белән тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләрендә торганда гына ирешергә мөмкин, дип саныйбыз. Шуңа күрә көн саен безнең 2 000 хезмәткәребез Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Новосибирск, Краснодар, Көньяк-Сахалин һәм Владикавказ шәһәрләрендә клиентлар белән тыгыз элемтәдә торалар, аларның максатларын-бурычларын ачыклап, уңай эш нәтиҗәсенә ирешү өчен барлык көчләрен куялар.
Татарстан белән без инде күп еллар кызыксынабыз. 2007 елда әлеге төбәктәге оешмалар белән уңышлырак эшләү өчен Казанда офис ачылды. Бүгенгә Казандагы офиста 90 хезмәткәр эшли. Алар төрле өлкәдәге оешмаларга аудит, консультация һәм салым хезмәтләре күрсәтәләр.