2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Хендэ Мотор СНГ

«Хендэ Мотор СНГ» компаниясе 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Генераль партнеры.

Партнерлык килешүе нигезендә «Хендэ Мотор СНГ» компаниясе Уеннар вакытында транспорт хезмәте күрсәтәчәк. Универсиада өчен әлеге автомобиль җитештерүче компания 929 Hyundai Solaris  һәм Hyundai Sonata автомобильләре, 122 Hyundai H-1 микроавтобусы, туризм классындагы 344 Hyundai Universe автобусы тәкъдим итәчәк. Автомобильләр рәсми делегация вәкилләренә, уеннарда катнашучыларга хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук Уеннар вакытында оештыручылар карамагына  Hyundai EQUUS автомобиль паркы да тәкъдим ителәчәк.

«Хендэ Мотор СНГ» компаниясе 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың Генераль партнеры булуга бик шатланып риза булды.

Белешмә

Рәсми сайты

«Хендэ Мотор СНГ» компаниясе Көньяк Кореядагы иң эре брендларның берсе – Hyundai автомобильләрен Россиягә кертүче рәсми дистрибьютор. Ил буенча әлеге компаниянең 130 автосалоны бар. Әлеге салоннар Татарстан башкаласында да эшләп килә.

2010 елда Санкт-Петербург шәһәрендә «Хендэ Мотор Мануфактуринг Рус» дип аталган тулы цикллы завод эшли башлады. Заводны ачу вакытында Hyundai Solaris дигән яңа марка машинаны да тәкъдим итү булды.  Әлеге яңа марка тиз арада машина сөючеләр арасында популярлык казанды. Чөнки бу автомобильнең бәя-сыйфат күрсәткече Россия халкын тулысынча канәгатьләндерә, ә машина безнең ил шартларына яраклаштырып ясалган.

«Хендэ Мотор СНГ» компаниясенә нигез салынганнан бирле еллык сату күләме 80 000нән 150 000гә кадәр арткан. 2011 елда 149 481 яңа машина сатылган. Алар арасында Solaris автомобильләре дә бар.

«Хендэ Мотор СНГ» компаниясе үзенең продукциясен даими рәвештә яңартып тора. Компания автосөючеләргә заманча, сыйфатлы, кыйммәт булмаган машиналар тәкъдим итә. Ул үзен ышанычлы партнер буларак танытырга өлгерде һәм автомобиль базарында үз урынын тапты.