2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

MadWave

MadWave компаниясе – Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасының рәсми тәэмин итүчесе.
Су спорт төрләрен үстерү, яшьләрне спортка җәлеп итү – безнең компаниянең өстенлекле бурычы. MadWave – сәламәт киләчәк буын өчен!
Компания профессиональ йөзүчеләр, дайвинг һәм пляжда ял итәргә яратучылар өчен инвентарьлар җитештерү буенча Россиядә беренчеләрдән санала. MadWave, бүгенге көндә - спорт дөньясында миллионлаган кешеләр ышаныч белдерә торган танылган бренд.
MadWave компаниясенең Казандагы Универсиада партнеры буларак төп бурычы Бөтендөнья студентлар Уеннары өчен эксклюзив дизайн уйлап табу һәм яңа киемнәр белән тәэмин итү. Заманча технологияләр һәм җиһазлар булуы җиңел һәм экологик чиста материаллардан киемнәр һәм инвентарьлар җитештерү мөмкинлеге бирә. Без барлык проектларга да иҗади якын киләбез.
Күп еллар дәвамында без профессиональ спортчылар белән рәттән су спорт төрләре һәм пляжда ял итү өчен дә продукция җитештерәбез. Җәйге Уеннар вакытында эссе кояш астында спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә сыйфатлы кием кирәк.
Компаниянең шигаре - «Dissecting waves», ягъни “Дулкыннарны ярып” – бернинди киртәләргә дә карамыйча максатка таба алга бару дигәнне аңлата. Без Казандагы Бөтендөнья студентлар Уеннарында катнашучыларга яңа рекордлар һәм казанышлар телибез.
MadWave рәсми сайты
MadWave интернет-кибете