2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Касперский лабораториясе

“Касперский лабораториясе” – мәгълүмат куркынычсызлыгы өлкәсендә үсеш кичерүче компанияләрнең берсе. Ул җайланмалар (Endpoint Protection)* өчен саклау программалары җитештерүче әйдәп баручы дөньякүләм компанияләр дүртлегенә керә. “Касперский лабораториясе” кулланучылар базарында үз позицияләрен ныгытуны дәвам итә. 2011 елгы финанс нәтиҗәләреннән күренгәнчә, компаниянең глобаль әйләнеше 2010 ел белән чагыштырганда 14 процентка арткан һәм 612 млн. АКШ долларына бәрабәр булган.

“Касперский лабораториясе” – 200дән артык илдә эшчәнлек алып баручы халыкара компанияләр группасы. “Касперский лабораториясе”нең төп офисы - Мәскәү шәһәрендә, шуннан торып компаниянең глобаль дәрәҗәдәге эшчәнлеге һәм бизнес үсеше белән идарә ителә.

Бүгенге көндә компаниядә 2500дән артык югары квалификацияле белгечләр эшли. “Касперский лабораториясе” нең 30 илдә локаль вәкиллекләре бар, ә аның продукциясеннән һәм технологияләреннән дөнья күләмендә 300 млн.нан артык гади кулланучы һәм 250 меңнән артык корпоратив клиент файдалана. Компания клиентлар төркеме өчен киң ассортимент тәкъдим итә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә, шулай ук, гади кулланучыларга да зур игътибар бирә.