“Сити Центр на Парина” сәүдә-күңел ачу комплексы Универсиада авылы каршында урнашкан сәүдә үзәкләренең берсе.
“Сити Центр” – өч электроника гипермаркетыннан, “Бәхетле” супермаркетыннан, йорт һәм дача кирәк-яраклары кибетеннән, балалар киемнәре һәм уенчыклар, косметика һәм парфюмерия кибетләреннән, 340 урынга исәпләнгән “Suvar” кинотеатрыннан тора. Кинотеатрның барлык заллары да заман таләпләренә туры китереп җиһазланган. Биредә кинопрокаттагы бөтен яңа фильмнар да күрсәтелеп бара. Кино-комплекс фойесында бар һәм кафе эшли. Биредә сеанс башланганчы тамак ялгап алырга яки кофе эчәргә була.
Сәүдә комплексы территориясендә махсус автомобильчеләр өчен 400 урынга исәпләнгән бушлай машина кую урыны әзерләнгән.
“Сити Центр на Парина” - Безнең гаилә бар нәрсәне монда сатып ала!
“Сити Центр” үзәге
Казан, 420101, Парин урамы, 3 нче йорт
Телефон/факс: (843) 200-78-00
“Сити Центр на Парина” сәүдә-күңел ачу комплексы “Сувар Эстейт” ЯАО компанияләре төркеменә керә.
Кабул итү бүлмәсе: (843) 526-50-26