Студентларның Бөтендөнья Уеннары инде күп еллар дәвамында студентлар арасындагы төп спорт вакыйгасы. Ул ярыш рухы, яшьлек рухы белән өртелгән чын спорт бәйрәме. Масштабы һәм мөһимлеге буенча Универсиаданы Олимпия уеннары белән генә чагыштырырга мөмкин. Статистика мәгълүматлары буенча Универсиадада катнашкан спортчыларның 60 проценты соңрак Олимпия уеннарында да үзен сыный.
2013 елгы Уеннар 150-160 илдән 10 меңнән артык спортчыны үзенә җыячак. 2013 елда Казанда үтәчәк студентларның XXVII җәйге уеннары хәзерге Россия тарихындагы беренче зур масштаблы, комплекслы спорт чарасы буларак тарихка кереп калачак. Укырга
2013 елгы Җәйге Универсиада – яшьлек һәм спорт, тынычлык һәм шатлык бәйрәме, мәдәниятләр һәм традицияләр фестивале. Үзенең кунакчыллыгы белән дан тоткан Казан шәһәре әлеге зур чараны тиешле дәрәҗәдә үткәрер, дип ышанабыз. Казандагы Уеннар Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда тиңе булмаган спорт чарасы булачак. Инде бүген үк Казан Универсиадасы турында уникаль вакыйга дип сөйләргә мөмкин. Оештыручылар Татарстан башкаласының ярышларга әзерлек дәрәҗәсе югары булуын яшермиләр һәм 2013 елгы Уеннар Универсиада проектын яңа бер баскычка күтәрер, дип өметләнәләр.
Проектның уңышлы барып чыгуы беренче чиратта Уеннарны оештыручыларның Универсиада партнерлары белән иңгә-иң куеп эшләвенә бәйле. Әлеге зур спорт чарасында катнашу оешмалар алдында зур мөмкинлекләр ача. Берничә баскычлы партнерлык системасы компанияләргә үзләре өчен уңайлы шартлар сайлап алырга ярдәм итә. Әлеге шартлар нигезендә һәр компания өчен шәхси партнерлык мөмкинлекләре бирелә. Партнерлар ярышлар вакытында шәһәркүләм, республикакүләм, федераль чараларга чыга алачак. Ә бу үз чиратында бизнесны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.
2010 елның ноябрендә бизнес һәм 2013 елгы Универсиаданы Оештыру комитеты арасында күпкырлы партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан Партнерлар лигасы оештырылды. Лигага 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе белән партнерлык турында килешүләр төзегән барлык компанияләр дә кертелде.
Партнерлар лигасының төп миссиясе – коммерцияле корпорацияләр Универсиада Дирекциясе белән партнерлык килешүе ниегезендә генә хезмәттәшлек итмәсен, ә 2013 елгы Универсиада башлангычында үзләренең эшчәнлекләрен берләштерә дә алсын. Әлеге миссияне тормышка ашыру өчен партнер компанияләр үзләренең профильле өлкәләрен үстерү максатыннан уртак проектлар да тормышка ашыра. Әлеге проектларның нәтиҗәсе исә Универсиада мирасы буларак халыкка хезмәт итәчәк.
Оешкан көннән алыр Партнерлар лигасы «МегаФон» (Генераль партнер, 2013 елгы Универсиаданың рәсми элемтә операторы), «АК БАРС БАНКЫ» ААҖ (Генераль партнер, Банк хезмәте белән рәсми тәэмин итүче), «PriceWaterhouseCoopers» (Партнер һәм Профессиональ хезмәтләр белән рәсми тәэмин итүче) компанияләрен берләштерде. Соңрак аларга «Хендэ Мотор СНГ» (Генераль партнер) һәм “Coca-Cola” (Рәсми партнер) компанияләре дә кушылды. Яшерергә
2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы җәелдерү һәм популярлаштыру максатында лицензияле товарлар җитештерә торган компанияләрне хезмәттәшлеккә җәлеп итү буенча масштаблы эш башкарылды. Нәтиҗәдә 30 компаниядән торган пул булдырылды. Лицензияле продуктларның ассортименты 1000 нән артык.
Универсиада символикасы төшерелгән продукция җитештерү һәм сату— безнең илдә яшәүчеләргә, кунакларга һнәм Казан халкына тарихка кереп калырга ярдәм итүнең бер юлы. 2013 елгы Универсиада символикасы төшерелгән лицензияле продукция төрле яшьтәге кешеләрнең шәхси коллекциясен баета ала.