Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатында чираттагы медальләр уйнатылды. Парлы байдаркаларда ишүче кызлар арасында дөнья чемпионнары билгеләнде.
Тулысынча укыргаКазандагы Спортның ишкәк ишү төрләре сараенда студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының ахыргы көне финаллар белән истә калачак. Һава торышы бүген спортчыларга карата бөтенләй рәхимсез кылана. Салкын көчле җил исә, температура +11 градуска кадәр төште.
Тулысынча укыргаСтудентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатыны кысаларында хатын-кызлар көч сынашканнан соң, 500 метрлы дистанциядә ярышу өчен стратка ир-атларның икеле байдаркалары чыкты.
Тулысынча укыргаЯрышларның өченче, соңгы көнендә 16 комплект медаль уйнатылачак.
Тулысынча укыргаКазандагы Спортның ишкәк ишү төрләре сараенда студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының икенче көне тәмамланды.көннең беренче яртысында 8 комплект медаль уйнатылды. Аның нәтиҗәләре буенча медальләр саны буенча беренче урынга Польша командасы чыкты. Россия җыелма командасы медальләр саны буенча дүртенче урында бара.
Тулысынча укыргаКазанның Урта Кабан күлендә урнашкан Спортның ишкәк ишү төрләре үзәгендә квалификация узышлары һәм ярымфиналлар төгәлләнде.
Тулысынча укыргаИкеле байдаркачылар кыска дистанциядә (200 м) Студентлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча V дөнья чемпионатының финалына чыгучыларны ачыкладылар.
Тулысынча укыргаРоссия байдаркачысы, 2013 елгы Универсиада илчесе Наталья Лобова ялгыз көймәдә 200 метрга ярышта финалга узды. Наталья күрсәткән нәтиҗә – 42 секунд – көндәшләре арасында иң яхшысы. Россия җанатарлары спортчының җиңү яулавына бик өметләнә.
Тулысынча укыргаЯлгы ишүче ир-ат байдаркачылар арасында 200 метрга квалификация узышлары ишеп яуган яңгыр астында үтте. Әмма яңгыр спортчыларга кискен көрәш оештырырга комачауламады.
Тулысынча укыргаДүртле каноэда 1000 метрлы дистанцияне 3 мин.23,04 сек. эчендә узып, Украина егетләре ярышларның бу төрендә дөнья чемпионы булды.
Тулысынча укырга