Бүген Казанда ачылган фехтование буенча дөнья чемпионатында 101 илдән килгән 800 якын спортчы ярышачак. Әлеге масштаблы спорт ярышының ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең спорт министры Виталий Мутко, Халыкара фехтование федерацисе президенты Алишер Усманов катнашты.
Тулысынча укырга"Фэйр Плэй" Халыкара комитеты чаралары кысаларында, 19 июльдә ФИСУның Халыкара мәгариф үзәге "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО белән берлектә, Татарстан журналистлары һәм студентлары өчен “ММЧ – гадел уен принципларын алга сөрү мәйданчыгы” дип исемләнгән белем бирү семинары узачак. Әлеге проект Татарстанның ММЧ вәкилләре, шулай ук Казанның спорт журналистлары өчен тәгаенләнгән.
Тулысынча укырга“Фэйр Плэй – спортта намус һәм казанышлар” Конгрессы бүген Казанда уза. Халыкара Конгрессының модераторы Россия студентлар спорты берлеге (РССС) президенты, FISU башкарма комитетының беренче вице-президенты Олег Матыцин иде. Ул Конгресска сәлам сүзен җиткерүчеләр белән таныштырды. Алар - Россия Дәүләт Думасы һәм Федераль Собраниясе җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитеты президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Халыкара фехтование федерациясе президенты Алишер Усманов, «Фэйр Плэй» Халыкара комитеты президенты Ено Камути, Россиянең нәфис гимнастика федерациясе президенты, Россия нәфис гимнастика буенча җыелмасының баш тренеры Ирина Винер-Усманова, Халыкара Олимпия комитетына нигез салучы Пьер де Кубертенның токымы Иван де Навасель де Кубертен һ.б.
Тулысынча укыргаЧемпионатның 1/32 финал өлешендә катнашучы Павел Сухов һәм Антон Авдеевка квалификация этабын уңышлы үткән Сергей Ходос кушылды.
Тулысынча укыргаФехтование буенча дөнья чемпионаты ярышларының өченче көнендә 1/32 финал өлешендә катнашучылар билгеләнде.
Тулысынча укыргаРапирачы Тимур Сафин һәм Алексей Хованский дөнья чемпионатының 1/32 финал өлешенә чыктылар.
Тулысынча укыргаРоссиянең хатын-кыз фехтовкалаучыларына Канада, Бразилия һәм Гонконгтан көндәшләр эләкте.
Тулысынча укырга“Фэйр Плэй” (Гадел уен) премиясе тапшыру тантанасына багышланган чаралар кысаларында, спорт мәктәпләре укучылары өчен 19 июль көне Казанда мастер-класслар үтәчәк. Мастер-классларны Россиянең танылган спортчылары - Владимир Сальников, Мария Киселева, Дмитрий Саутин, Станислав Поздняков, Светлана Демина, Маргарита Мамун, Яна Кудрявцева үткәрә. Дәресләр Су спорт төрләре сарае, Теннис академиясе, Стендка ату комплексы һәм Гимнастика үзәгендә узачак.
Тулысынча укыргаКылыч белән ярышучылар арасында чемпионатның квалификация ярышлары тәмамланды.
Тулысынча укырга18 һәм 19 нчы июльдә Казанда “Фэйр Плэй” халыкара премиясе тапшыру тантанасына багышланган чаралар Россиядә беренче тапкыр узачак. 18 нче июльдә “Фэйр Плэй – спортта намус һәм казанышлар” Конгрессы булса, 19 нчы июльдә Корстонда «Фэйр Плэй» премиясе тапшыру тантанасы узачак.
Тулысынча укырга