2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_studvesnamini-220x146
Россиягә рәхим итегез!
17.04.2012  16:28

16 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Казан технология фәнни-тикшеренү университетының «Студентлар язы» фестивален йомгаклау концерты үтте. Шулай итеп, югары уку йортлары арасында «Студентлар язы»н иң беренче булып технология университеты тәмамлады. Быел студентларның иң яраткан чарасы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлана һәм «Россиягә рәхим итегез!» девизы астында үткәрелә.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_shestviemini-220x146
«Мы…» оешмасы волонтер булды
17.04.2012  14:25

16 апрельдә Казанның үзәге – Бауман урамында «Мы..ТР яшьләр иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага волонтерлар җыю буенча «Make U Real» программасын яклап акция үткәрделәр. Акция биюгә корылган флеш-мобтан гыйбарәт иде. Егетләр-кызлар урамда бергәләшеп биеделәр һәм «Казан 2013» волонтерына катдидат булып теркәлү өчен он-лайн анкеталар тутырдылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_fisumini-220x146
FISU делегатлары Казанда эшкә тотынды
15.04.2012  16:32

15 апрельдә Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясенең II Инспекция сәфәрен тантаналы төстә ачып җибәрделәр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_9018small-220x146
FISU га «Казан 2013» волонтерларын әзерләү турында сөйләделәр
14.04.2012  22:11

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эшләү департаменты директоры Александр Карпов Халыкара студентлар спорты федерациясе вәкилләрен «Казан 2013» волонтерлар әзерләү программасының агымдагы нәтиҗәләре белән таныштырды. Бүгенге көнгә нәтиҗәләр түбәндәгечә: Интернет челтәрендәге www.makeUreal.kazan2013.com сайты аша инде 16 540 гариза тапшырылган, 4 мең волонтер 210 чараны үткәрүдә катнашкан, волонтерлык эшчәнлегенең гомуми вакыты 122 960 сәгать тәшкил иткән, иң яхшы 244 волонтер чит илдә стажировка узган, Россия төбәкләреннән 4250 волонтер Универсиадада катнашачагын раслаган.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_japanmini-220x146
Универсиада Авылында яшәүчеләр чит илләр мәдәниятләре белән танышуын дәвам итә
13.04.2012  16:33

Россиядәге иң заманча студентлар кампусында – Универсиада Авылында яшәүчеләр “2013 елгы Универсиадада катнашучы илләр мәдәнияте” проекты кысаларында 2013 елның июлендә XXVII Бөтендөнья студентларның җәйге Уеннарында катнашачак илләрнең йолалары һәм традицияләре белән танышуларын дәвам итә.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_rma-220x146
Универсиада өчен спорт волонтерлары әзерли башладылар
10.04.2012  14:44

7 апрельдә Дәүләт Идарә Университетының бизнес үзәгендә Sport Еvent лабраториясенең беренче дәресләре үтте. Әлеге дәресләр RMAның «Спорт индустриясе менеджмены» факультетында укучылар өчен оештырылды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_uraluniversity-220x146
Урал башкаласында «Казань 2013» волонтерларын укыту үткәреләчәк
09.04.2012  16:28

13 – 15 апрельдә Б.Н. Ельцин исемендәге Урал федераль университетында Югары уку йортлары волонтерлары җыены узачак. Чара 2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага багышлана.

Тулысынча укырга