2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_academ-220x146
Идел буе спорт академиясе – 2013 елгы Универсиада мирасы
05.05.2012  15:41

2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада мирасының төп өлешенең берсен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе тәшкил итәчәк. Заманча материаль-техник нигезле һәм өр-яңа укыту методологиясе булган уникаль уку йорты үтә дә амбицияле максатка ирешүне – Чемпионнар Академиясе булуны күз алдында тота. Бу хакта Татарстанның алдынгы интернет-басмаларының берсенә академиянең ректоры Йосыф Якубов сөйләде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_7088small-220x146
Россия югары уку йортларының концерт программалары Универсиаданың «мәдәни визиткаcы» булачак
04.05.2012  22:03

Казанда «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында «Студентлар язы – 2012» республика ачык фестивале дәвам итә. Быел студентларның яраткан бәйрәмнәренең берсе 2013 елда узачак Студентларның Бөтендөнья җәйге Уеннары вакытында Универсиада Авылында узачак концерт программалары өчен сайлап алу мәйданы булып тора.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_bus-220x146
Универсиаданың транспорт командасы төзелә
03.05.2012  22:03

«Казан 2013» Башкарма дирекциясе» вәкилләре Казан елга техникумы студентлары белән очрашты. Бу 2013 елгы Универсиада өчен «Транспорт һәм логистика» юнәлеше буенча волонтерлар туплау максатыннан оештырылган очрашулар сериясенең беренчесе булды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_devices2-220x146
Универсиада символикасы төшерелгән товарларны июльдән сатып алырга мөмкин булачак
03.05.2012  16:26

2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың яңа лицензиатлары барлыкка килде. Әлеге мәртәбәле дәрәҗәгә 3 компания лаек булды - «Гала Граффити» ҖЧҖ, «Open Star» һәм Чистайның «Восток» сәгать заводының сәүдә мәйданында оештырылган «Торговый Дом» ҖЧҖ.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_studvesnamini-220x146
Казанда «Студентлар язы» старт алды
02.05.2012  22:31

2 майда Казанда студентларның яң мөһим һәм яраткан бәйрәмнәре – «Студентлар язы» фестивале старт алды. Әлеге фестиваль быел XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына, Мәдәни Универсиада проекты кысаларындагы чараларда катнашу өчен талантлар сайлап алуны да максат итеп куя. Быелгы Студентлар язы зур масштаблы студентлар йөрешеннән башланып китте. Фестиваль кунаклары һәм катнашучылары, яшьләр оешмалары лидерлары, актив яшьләр «Без тынычлык өчен тавыш бирәбез!» дигән лозунг язылган плакатлар белән башкала урамнарыннан үттеләр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_teachermini-220x146
Универсиаданы мөгаллимнәр популярлаштыра
28.04.2012  15:24

26–28 апрельдә Лениногорск нефть техникумында VIII «Махсус урта белем бирүче уку йортының иң яхшы укытучысы – 2012» республика конкурсы узды. Бәйгенең 2013 елда Казанда узачак Универсиада белән бәйләнешләре нык – иң оста мөгаллимнәр өчен биремнәрнең берсе «Универсиаданы каршылап» мастер-классы булды һәм махсус номинация билгеләнде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0227-1small-220x146
Мәдәни Универсиада кысаларында Казанда Черлидинг буенча Бөтенроссия фестивале башланды
28.04.2012  15:22

28 апрельдә Казанның «Мирас» спорт комплексында «Мәдәни Универсиада» проекты һәм волонтерлар әзерләү буенча «Казан 2013» программасы кысаларында Черлидинг буенча Бөтенроссия студентлар спорт фестивале башланды. Фестивальгә Россия төбәкләрендәге иң яхшы җанатар командалары җыелды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_yakutia-220x146
Тәҗрибә аламашу өчен – Азиягә!
28.04.2012  14:56

«Казан 2013» волонтерлары стажировка үтү өчен «Азия балалары» V Халыкара спорт уеннарына һәм Якутиядә үтәчәк «Россия – спорт державасы» форумына җибәреләчәк.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_subbotmini-220x146
Универсиада Дирекциясе өмәдә катнаша
27.04.2012  22:46

28 апрельдә Казанда шәһәркүләм чисталык өмәсе оештырыла. Шәһәрне чүп-чардан артындыру эшендә «Казан 2013» Башкарма дирекциясе» вәкилләре дә катнаша.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_2810-220x146
«Йолдызлык» Мәдәни Универсиадага яңа талантлар бүләк итте
27.04.2012  21:00

XII «Созвездие - Йолдызлык» яшьләрнең эстрада сәнгате республика телевизион ачык фестиваленең гала-концерты 26 апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә узды. Фестиваль ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы белән үткәрелә һәм «Мәдәни Универсиада» проекты кысаларында уза. Республика башлыгы концертның хөрмәтле кунагы булды. Аның белән бергә яшь талантларның чыгышларын Казахстанның Актүбә өлкәсе акыймы Архимед Мөхәмбәтов та тамаша кылды.

Тулысынча укырга