2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_mic7mini-220x146
FISU ның Халыкара укыту үзәге укучылары өчен беренче стажировкалар башланды
15.05.2012  13:04

FISU Халыкара укыту үзәге «Казан 2013» Башкарма дирекциясе белән берлектә Дәүләт идарә университетының RMA «Спорт индустриясендә менеджмент» факультетында белем алучы студентларны стажировкага кабул итте. 13 майда башланган тәҗрибә арттыру чаралары 16 майда тәмамланачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_parade2-220x146
Без сәламәт яшәү яклы! Безгә кушылыгыз!
14.05.2012  21:44

14 майда 2013 елгы Универсиада югары уку йортларының берсе – Казан дәүләт медицина университетына нигез салынуга 198 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан Казан үзәгендә традицион «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе узды. Чарада «Казан 2013» волонтерлары һәм «Рубин» футболчылары катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_musa-220x146
Универсиада илчесе Муса Мусалаев К-1 буенча дөнья чемпионы булды
14.05.2012  20:21

11 майда Украинаның Львов шәһәрендә К-1 буенча дөнья чемпионы исеме өчен Татарстан вәкиле Муса Мусалаев һәм Украинадан Юрий Лонгвинчук көрәште. Украина спортчысының, үз көченә артык ышанып, «Татар Шаһзадәсе»н нокаутка җибәрәчәге турында вәгъдәләре буш сүз булып чыкты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_megafon-220x146
«МегаФон» Халыкара студентлар спорты федерациясен Интернет белән тәэмин итте
14.05.2012  19:47

Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Башкарма комитетының эшчәнлеге өчен 2013 елгы Универсиада партнеры «МегаФон» секундына 20 Мбит тизлекле интернет-канал булдырды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_obyezdmini-220x146
Универсиада корылмалары FISU Башкарма комитеты әгъзаларын гаҗәпләндерде
13.05.2012  14:51

Студентлар спортының халыкара федерациясе (FISU) Башкарма комитеты утырышында катнашучылар 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада спорт корылмаларында булды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_centr-stadium-220x146
Казанда 2013 елгы Универсиада корылмаларын капиталь төзекләндерү башланды
13.05.2012  14:49

2013 елгы Универсиада башланырга 400 көн калып бара. Бүгенге Россия тарихында иң зур спорт чарасы алдыннан Татарстан башкаласында спорт корылмаларын әзерләү эшләре актив алып барыла. Әйтик, бу көннәрдә кайбер спорт корылмаларын төзекләндерү эшләре башланды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0367small1-220x146
Рөстәм Миңнеханов һәм Клод-Луи Галльен Универсиада авылында агач утырттылар
12.05.2012  14:46

12 майда Универсиада авылы территориясендә Россия күләмендә билгеләп үтелүче урман утырту көне уңаеннан агач утырту акциясе оештырылды. Акциядә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә РФ спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, FISUның беренче вице-президенты, Россия студентлар спорт берлегенең президенты Олег Матыцин, FISU президенты Клод-Луи Галльен һәм Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов та катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_mini21-220x146
ТР Президенты Красноярски крае губернаторы һәм FISU президенты белән очрашты
12.05.2012  14:45

12 майда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов һәм FISU президенты Клод Луи Галльен белән очрашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_9825-220x146
FISU Президенты Клод-Луи Гальен: «Сезнең бу зур эшне башкарып чыга алуыгызга мин ышанам!»
12.05.2012  14:45

Бу көннәрдә Казанда Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) Башкарма комитетының утырышы уза. FISU Президенты Клод-Луи Гальен kazan2013.ru порталына Татарстан башкаласы турындагы фикерләре һәм XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кебек зур спорт чарасын лаеклы үткәрү өчен ниләр эшләргә кирәк булуы турында сөйләде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_view_42934_tatar-220x146
Милли Универсиада
12.05.2012  14:42

12 майда Казанда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе VII конференция үткәрде. Конференция кысаларында Россия төбәкләрендә татар теленә өйрәтү мәсьәләләре каралды. Татар телен саклау һәм үстерү проблемалары белән беррәттән 2013 елда Казанда үтәчәк Униыерсиада турында хәбәрдар булу да конференция кунаклары өчен актуаль иде.

Тулысынча укырга