IAAFХалыкара җиңел атлетика федерациясе вәкилләре Татарстан башкаласында 31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр булачаклар. Комиссия Казанда кабул ителәчәгенә ике елдан кимрәк вакыт калып баручы юниорлар арасында җиңел атлетика буенча узачак дөнья чемпионатының төп мәйданы – Үзәк стадион һәм башка корылмалар белән танышачак.
Тулысынча укыргаФутбол буенча FIFA 2018™ дөнья чемпионаты стадионнарына 16-23 октябрь көннәрендә булган беренче рәсми инспекция визиты кысаларында FIFA һәм «Россия-2018» Оештыру комитеты вәкилләренең уртак делегациясе "Казан Арена" стадионын карады.
Тулысынча укыргаКазан Бөтендөнья студентлар уеннарын уздыру тәҗрибәсен Красноярск белән уртаклашачак. Бу турыдагы килешү берничә көн элек Чабаксарда узган «Россия – спорт державасы» форумы кысаларында имзаланды. Документны 2019 елда Красноярскта узачак Универсиаданың башкарма дирекциясе генераль директоры Максим Уразов һәм «Спорт проектларының башкарма дрекциясе» КАО генераль директоры Азат Кадыйров имзаладылар.
Тулысынча укырга“Россия – спорт державасы” форумының беренче көнендә Спорт проектларының башкарма дирекциясе ГТО комплексының аерымлык билгеләрен тәкъдим итте. Презентацияне РФ спорт министры Виталий Мутко ачты.
Тулысынча укыргаБүген Казанда Спорт сарае бозында "Хоккей легендалары" хәйрия матчы булды. "Дөнья хоккее легендалары" һәм "Хоккей ветераннары" командалары бер-берләренә каршы чыктылар анда. Соңгы команда составында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар иде.
Тулысынча укыргаДөнья хоккее йолдызлары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган хоккей хәйрия матчы тулы аншлаг җыйды – трибуналар матч башланырга берничә минут калганда туп-тулы иде.
Тулысынча укырга“Ак бүре” спорт комплексында Россиянең атказанган спорт мастеры (1993), дөнья чемпионы (1993) Алексей Яшин, совет хоккейчысы, Россиянең атказанган тренеры, спорт комментаторы Сергей Гимаев һәм спортның башка йолдызлары чираттагы мастер –классны үткәрделәр.
Тулысынча укырга23 сентябрьдә спорт сараенда узачак хәйрия матчы алдыннан “Биектау” объектында совет һәм Россия хоккейчысы, үзәк һөҗүмче, СССРның атказанган спорт мастеры (1990), 1990 елда дөнья чемпионы Александр Семак, хоккейчы, тренер Скотт Макферсон һәм башка спортчылар яшь хоккейчылар белән дәрес уздырдылар.
Тулысынча укыргаТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча 2014 елның 21-24 сентябрь көннәрендә Казанга Хоккей даны залы әгъзасы, 1972 елда супер серия уенчысы Фил Эспозито, 1972 һәм 1974 елларның СССР җыелма командасы составындагы иң нәтиҗәле уенчысы Александр Якушев, шулай ук Валерий Каменский, Александр Семак, Иса Тикканен һәм дөнья хоккееның башка йолдызлары киләчәк.
Тулысынча укыргаТатарстан Республикасы көне “Спорт проектларының башкарма дирекциясе” АНО өчен “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” республика акциясендә катнашу белән истәлекле булды. Беренче сыйныфка баручыларга мәктәп букчалары тапшыру тантанасы Парин урамындагы 22 нче йорт ишегалдында узды.
Тулысынча укырга