2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2014-04-01_в_16.35.57
Бадминтон буенча Европа чемпионатына билетлар сатыла башлады
01.04.2014  16:27

1 апрельдә Бадминтон буенча Европа чемпионатына билетлар сатыла башлады. Ул Россиядә беренче мәртәбә 23-27 апрельдә Казанның Гимнастика үзәгендә узачак. Чемпионатта 37 илдән 250 спортчы катнашачак - Европа һәм дөнья күләмендә бадминтон буенча чемпионнар узара 5 олимпия разрядында көч сынашачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_5659
Россия җыелмасы Уэльсны җиңде, әмма 2014 елгы ЕЧна эләкмәде
01.04.2014  15:35 Фотоальбомны карарга

Дүшәмбе, 31 мартта Казанның "Рубин" стадионында Россиянең яшүсмерләр җыелма командасы (1997 елгы уенчылар) 17 яшькәчә булган футболчылар арасындагы 2014 елгы Европа чемпионатының элиталы раундының беренче төркеменең йомгаклау матчында Уэльс командасы белән очрашты. Россия командасы үзенең көндәшен җиңде, ләкин төркемдә икенче урынны яулау сәбәпле, континенталь беренчелекнең финал өлешенә эләкмәде. Беренче урынны Швейцария яулады, ул Испания командасын 1:0 исәбе белән җиңде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_big_p1000128
Дирекция командасына Сочиның Олимпиада паркындагы Россия төбәкләре экспозициясендә катнашкан өчен рәхмәт белдерделәр
28.03.2014  16:35

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" командасының XXII кышкы Олимпиада уеннары һәм XI Паралимпиада уеннары вакытында Сочидагы Олимпиада паркында Россия төбәкләре экспозициясен оештыруда катнашуын Краснодар краенда бик югары бәяләделәр.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_5079
Россия яшүсмерләр җыелма командасы Испания белән тигез исәпкә уйнады
27.03.2014  11:17 articles.open_video Фотоальбомны карарга

26 мартта Казанның "Рубин" стадионында Россия яшүсмерләр җыелма командасы (1997 елгы уенчылар) 17 яшькәчә булган футболчылар арасында 2014 елгы Европа чемпионатының элиталы раундының беренче төркемендә беренче старт матчын уздырды. Сергей Кирьяков җитәкчелегендәге безнең команда европаның иң яхшы җыелмаларының берсе - Испания командасы белән тигез исәпкә уйнады - 1:1. Ул көндәге икенче бер ярышта Швецария Уэльсны 1:0 исәбе белән җиңде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_big_russia-slovakia_02
Россия җыелма командасы 2014 елгы ДЧ финалына чыгу өчен көрәшә (U17)
25.03.2014  16:43

Европа чемпионаты U-17 (17 яшькәчә булган яшүсмерләр арасында) Элиталы сайлау раундының җиде төркеменең берсенең матчлары 26, 28 һәм 31 мартта Казанның "Рубин" стадионында уза. 17 яшькәчә булган яшүсмерләр арасындагы 2014 елгы ЕЧның элиталы раунды старт алыр алдыннан Казанда, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында катнашучы командаларның тренерлары һәм турнирны оештыручылар катнашында матбугат конференциясе узды. Журналистларның сорауларына "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасының генераль секретаре Ранко Тепавчевич һәм футбол буенча (17 яшьтән өлкән булмаган уенчылар) Россия яшүсмерләр җыелма командасы баш тренеры Сергей Кирьяков җавап бирде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_image002
Казанда Россия - Словакия матчы узачак
20.03.2014  15:01

26 майда "Казан Арена" стадионында Россия һәм Словакия җыелма командалары арасында футбол буенча иптәшләр матчы узачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2014-03-19_в_16.10.46
Универсиада дирекциясе хезмәткәрләренә Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды
19.03.2014  16:03

"Казан 2013" Башкарма дирекциясе" Коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләре Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы югары дәрәҗәдә оештырган һәм уздырган өчен бүләкләр кабул итеп алуларын дәвам итәләр. 2014 елның 13 мартында дирекциянең җитәкчелек составын дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында Татарстан республикасы Президенты Указларына һәм Боерыкларына кул куелды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_russia-slovakia_02
Футбол буенча Россия җыелма командасы Казанда испанларга каршы уйнаячак
17.03.2014  10:34

Россия җыелма командасы - 17 яшьлек ир-егетләр арасында футбол буенча Европа чемпионы - 26 мартта U-17 Европа чемпионатының Элиталы сайлап алу раундының старт матчында испанларга каршы уйнаячак. Финалга бердәнбер путевка өчен россиялеләр һәм испанлар белән бергә Швецария һәм Уэльс яшүсмерләр җыелмалары да көч сынашачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_donor_big
Универсиада авылында "Донор көне" акциясе узды
14.03.2014  15:26

Авыл территориясендә "Донор көне" акциясе узды. 12 һәм 13 март көннәрендә кампуста яшәүчеләр авырулар өчен кан бирделәр, ә җыелган акчаны хәйриягә тапшырдылар. Универсиада авылы студентлар ассоцияциясе һәм Татарстан республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге ярдәмендә оештырылган акция 2013 елныэ 17 ноябрендә Казандагы самолет һәлакәтендә һәлак булучылар искә алып оештырылды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Фан_1
Универсиада авылында фан-зона булачак
14.03.2014  15:24 Фотоальбомны карарга

Универсиада авылы студентлары ассоциациясе Казан тулай торакларында Спорт җанатарлары үзәге һәм Казанның Яшьләр эшләре комитеты тарафыннан оештырылган Олимпиада уеннары фан-зоналары бәйгесендә җиңеп чыкты.

Тулысынча укырга