2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_dsc_6789
Спорт сараен Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенә әзерлиләр
23.04.2014  15:45 Фотоальбомны карарга

Халыкара авыр атлетика федерациясе Казанда узачак яшүсмерләр арасындагы дөнья чемпионатының уңышлы узачагына шикләнми. Бу хакта Татарстан башкаласына инспекция визиты белән килгән IWF башкаручы директоры Атила Адамфи белдерде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_6691
Казан эре спорт ярышлары уздыру мәйданчыгы булачак
22.04.2014  16:41 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Бүген Татарстан республикасы Министрлар кабинетында уздырылган брифингта Казанда уздырылырга тиешле спорт проектлары игътибар үзәгендә булды. Россиянең спорт башкаласында нинди спорт ярышлары узачагы турында журналистларга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыров сөйләде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_096d3377e29dd7a77cc9d528a5ebfbc1
«FREEBOOKS» китапханәсе үзенең фондларын киңәйтә
22.04.2014  16:20

Универсиада авылы территориясендә оештырылган китаплар алмаштыру мөмкинлеге булган түләүсез китапханә студентлар кампусында яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды. «FREEBOOKS» проекты бүгенге көндә киңәергә уйлый - фондны тулыландырырга кирәк.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_image
"Мин һәм бадминтон" бәйгесендә катнашучыларны спорт йолдызларыннан призлар көтә
16.04.2014  17:43

23-27 апрельдә Казанның Гимнастика үзәгендә Бадминтон буенча Европа чемпионаты узачак. Аңа кадәр "Мин һәм бадминтон" дигән бәйге игълан ителде. Танылган спортчылар автографы белән призлар алырга теләүчеләрны катнашырга чакырабыз. Аның өчен "Мин һәм бадминтон" дигән темага оригиналь фото эшләргә һәм аны Instagramда #bdmkzn2014 хэштегы белән урнаштырырга, аннан турнирга килергә кирәк.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_6222
Илдар Халиков Универсиада нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырды
15.04.2014  17:58 Фотоальбомны карарга

Бүген, 15 апрельдә ТР Хөкүмәт йортында Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында ирешкән уңышлар өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Тантананы ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2014-04-15_в_16.00.43
Казанда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча 2016 елгы ДЧ узачак
15.04.2014  15:55

Казан чираттагы тапкыр дөньякүләм спорт чаралары өчен барлык шартлар да тудырылган шәһәр статусын раслады. Бүген Россиянең спорт башкаласы 2016 елда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты кабул итәчәге билгеле булды. Әлеге карар Дакардагы (Сенегал) Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе советы утырышы кысаларында кабул ителде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2014-04-10_в_17.38.28
Казан спорт буенча янә алда!
10.04.2014  17:14

Sport Business International журналының дөньяның эре шәһәрләренең зур спорт чаралары уздыру өлкәсендәге хезмәтләрен билгеләү буенча дәрәҗәле премия тапшыру кысаларында Казан шәһәре "Ел ачышы" дигән номинациядә бүләккә ия булды. Бүләкләү тантанасы Төркиянең Белек шәһәрендә узды, анда иртәгә, 11 апрельдә Sport Accord халыкара конвенциясе төгәлләнә. Мондый дәрәҗәле премиягә Казан тарихтагы иң яхшы Бөтендөнья студентлар Уеннары - 2013 елгы Универсиада уздырган һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге башка спорт проектларын оештырган һәм үткәргән өчен иреште.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0921
Казан дөньякүләм дәрәҗәдәге яңа спорт ярышларына әзерләнә
10.04.2014  14:00

6-9 апрельдә Төркиянең Белек шәһәрендә барган Sport Accord конвенциясе кысаларында "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыров халыкара спорт федерацияләре башлыклары белән очрашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_1180_942_в_кассах_на_мониторах
Казан Бадминтон буенча Европа чемпионаты кабул итә
08.04.2014  10:03

23 апрельдән 27 апрельгә кадәр Казанда узачак Бадминтон буенча XXIV Европа чемпионатында чыгыш ясаучы илкүләм җыелма командалары составы билгеле булды. Россиянең моңа кадәр дә бадминтон буенча эре дөньякүләм һәм Европа беренчелекләрен кабул иткәне бар иде, ләкин шәхси Европа чемпионаты безнең ил өчен яңа спорт тәҗрибәсе булачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_5983
Универсиада Уты касәсе ТР Милли музее коллекциясен тулыландырды
07.04.2014  13:49 Фотоальбомны карарга

Бүләк бирүнең күңелле нәрсә икәнлегенә Татарстан Республикасы Милли музееның хәйрия акциясендә катнашып, "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО хезмәткәрләре тагын бер тапкыр инанды. Музей коллекциясе узган елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Уты касәсе белән тулыландырылды. Болар барысы да - "Бүләкләү көне" проекты кысаларында. Менә 17 ел дәвамында инде апрельнең беренче көннәрендә музейга кунаклар килеп бүләкләр калдыра, алар - элеккеге фотографияләр, антиквар предметлар, заманча сәнгать үрнәкләре һәм алдагы көннәрдә киләчәк буынга тарих турында сөйләячәк әйберләр. Акция музейның туган көненә туры китереп уздырылды - быел аңа 119 яшь тулды.

Тулысынча укырга