2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_print_605823_700495
Универсиада авылында 2014 үсенте утырттылар
26.04.2014  15:56 Фотоальбомны карарга

26 апрельдә Универсиада авылы территориясендә "Урман утырту көне" акциясе кысаларында 2014 зәңгәр чыршы, нарат һәм гадәти чыршы агачы утырттылар. Россиянең иң заманча студентлар кампусы территориясен яшелләндерүдә анда яшәүчеләр һәм почетлы кунаклар катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_субботник
"Казан 2013" Башкарма дирекциясе өмәдә һәм Урман утырту көнендә катнашты
26.04.2014  11:09 Фотоальбомны карарга

26 апрельдә "Казан 2013" Башкарма дирекциясе коллективы гомумшәһәр өмәсендә һәм "Урман утырту көне" акциясендә катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_0_9339e_3079e5ff_xxl
ДЧ. Өченче көн. Иванов/Созонов — ярымфиналда
26.04.2014  10:55 Фотоальбомны карарга

Владимир Иванов һәм Иван Созонов Россиягә Европа шәхси чемпионатында икенче медаль китерде - алга таба Казанда узган турнирның өченче көне турында укыгыз.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_7400
ЕЧ. Икенче көн. Кичке программа нәтиҗәләре. Парлар
25.04.2014  09:54 Фотоальбомны карарга

24 апрельдә Нина Вислова/Виталий Дуркин китергән җиңү импульсы икенче көннең кичендә башка ике Россия дуэтына булышмады. Ике категориядә чыгыш ясаучы Ксения Поликарпованың хатын-кызлар арасындагы парлы ярышларның икенче раундына көче җитмәде. Ирина Хлебко белән бергә Ксения икенче кругка юлны Англия вәкилләре Габриэлле Эдкок/Лаурен Смитка бирде — 14:21, 18:21.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_7355
Хатын-кызлар көне. ЕЧның 2нче көненең көндезге программасы нәтиҗәләре
25.04.2014  09:46 Фотоальбомны карарга

Россиянең өч гүзәл затлар вәкиле Казандагы Европа чемпионатының көндезге программасы нәтиҗәләре буенча турнирның өченче раундына уздылар. Ксения Поликарпова Испания спортчысы Беатриз Корралесны ике партиядә дә җиңүгә иреште (21:17, 21:14). Ольга Голованова Дания вәкиле Сандра-Мария Йенсенны 21:9, 21:16 исәбе белән җиңде. Хәзер ике россияле пәнҗешәмбе көнне кичке сессиядә уйнаячак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_50529-223417120130711-24444-mk3ssb
Владимир Иванов: өй мохите миңа җиңәргә булышты
24.04.2014  17:46

Россия җыелма командасы капитаны Владимир Иванов Казандагы шәхси Европа чемпионатында Германиядән килгән гамәлдәге Европа чемпионы Марк Цвиблерны икенче раунда җиңүгә иреште. Россияле ике партиядә 21:14, 24:22 исәбе белән титулга ия немец бадминтончысын отты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0003mm
«Универсиада 2013» проекты Мәскәүнең спорт саммитында тәкъдим ителде
24.04.2014  17:42 Фотоальбомны карарга

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Оештыру комитеты вәкилләре эре мультиспорт чарасы кысаларында персонал эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 24 апрельдә Мәскәүгә дөньяның һәм илнең иң яхшы белгечләрен җыйган Халыкара Спорт саммитының почетлы кунагы Аппарат җитәкчесе - "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры урынбасары Лариса Сулима булды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_7560
Санкт-Петербург, Екатеринбург һәм Киров волонтерлары: "Казанга без тәҗрибә тупларга килдек"
24.04.2014  16:46 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Спорт башкаласы янә дөньякүләм масштабтагы ярыш кабул итә: 23-27 апрельдә 36 европа иленең иң көчле вәкилләре җәйге олимпиада программасының бер төре - бадминтон буенча көч сынаша. Чемпионатны оештыруда 166 волонтердан торган команда катнаша, шулай ук Казанга Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан һәм Кировтан 23 спорт волонтеры да килде.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_0_93396_aa81e92c_xxl
Казандагы Бадминтон буенча ДЧның кичке программасы нәтиҗәләре
24.04.2014  09:29 Фотоальбомны карарга

Ашмарин/Дуркин парының җиңелүе, Элла Дильнең уңышлары, Голованова, Перминова һәм Поликарповаларның җиңүе һәм Иванов/Созоновларның җиңел башлангычы – болар барысы да шәхси Европа чемпионатының кичке программасы нәтиҗәләре.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_6897
Казан Бадминтон буенча Европа чемпионатын кабул итә
23.04.2014  16:28 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Казанда Бадминтон буенча XXIV Европа чемпионаты старт алды. Ярышлар берничә көн дәвам итә һәм 27 апрельдә тәмамлана. Россия моңа кадәр дә бадминтон буенча дөнья һәм Европа беренчелекләрен үзендә кабул иткән иде, ләкин шәхси Европа чемпионаты безнең ил өчен яңалык. Ярышларда 36 илдән 250 дән артык спортчы катнаша, шул исәптән, Россия, Дания, Германия, Бөекбритании, Нидерланд һәм Франциядән.

Тулысынча укырга