2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Барлыгы

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2014-05-16_в_20.38.10
Казан Фехтование буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена
16.05.2014  18:34

15 майда Лозаннада (Швейцария) 2015 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Халыкара фехтование федерациясе вәкилләре белән әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда ФИНА генераль секретаре Фредерик Петрушка катнашты, Казанны «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич тәкъдим итте.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_image004
Лозаннада (Швейцария) Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында фикер алыштылар
16.05.2014  17:49

15 майда ФИНА штаб-квартирасында 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча эшлекле очрашу булып узды. Чарада ФИНАның башкаручы директоры Корнел Маркулеску, ФИНАның баш архитекторы Хоаким Кужоль, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры Азат Кадыров, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич, ФИНАның коммерция партнерлары вәкилләре, «Татинвестгражданпроект»ДУП белгечләре катнашты. Очрашу барышында чемпионатка әзерлекнең барышы, шул исәптән, хайдайвинг һәм су полосы буенча ярышлар уздыру өчен уздыру буенча вакытлыча инфраструктура, «Казан Арена» стадионы территориясендә бассейннар урнаштыру турында фикер алыштылар. Очрашуда беренчел эшләр графигын килештерделәр һәм Казанга ФИНА белгечләре визиты графигын билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, ФИНА коммисиясе әгъзаләренең чираттагы визиты 8-10 августта булачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_35_301245
Татарстан республикасы ТЭКС утырышы булды
15.05.2014  21:26

2014 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР ТЭКС рәисе Лариса Олеговна Сулима җитәкчелегендә республиканың Вуз ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләү советы утырышы булып узды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы , ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Казан шәһәренең Балалар һәм яшҗләр эшләре комитеты вәкилләре, Татарстан республикасының әйдәп баручы вузларының тәрбия эшләре буенча проректорлары катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Белый_kazan_logo_ws_russia_cmyk_c-1
WorldSkills Russia проектын Мәскәүдә журналистларга тәкъдим иттеләр
15.05.2014  09:36

Мәскәүдә «Интерфакс» агентлыгы матбугат үзәгендә Казанда 16-20 майда узачак Эшче һөнәрләр арасындагы WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионаты буенча матбугат конференциясе узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1176
Һөнәри осталык буенча WorldSkills Russia Kazan 2014 старт алды!
14.05.2014  17:30 Фотоальбомны карарга

"Казан ярминкәсендә" Чемпионатның эшче урыннарын җиһазлауның икенче көне төгәлләнде. Казанга инде 500 дән артык катнашучы һәм эксперт килде, барлыгы барлык РФ субъектларыннан 1000 кеше һәм Австралия, Финляндия, Канада, Бельгия, Швейцария, Германия, Армения, Австриядән экспертлар көтелә.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Белый_kazan_logo_ws_russia_cmyk_c-1
Казан WorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионатын кабул итә
12.05.2014  18:02

WorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионаты Казанда 16 майдан 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Һөнәри осталык ярышларында Россиянең 50 регионыннан 18-22 яшьлек 1000 нән артык эшче һөнәрләре вәкиле катнашачак. Җиңүчеләр 2014 елның сентябрендә WorldSkills Европа чемпионатына юл тотачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0866
Универсиада авылында Җиңү көненә фотокүргәзмә ачтылар
08.05.2014  11:56 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Универсиада авылында Җиңү көненә әзерлек 9 майга кадәр әле байтак вакыт кала башланды - студентлар кампусында бәйрәмгә берничә чараны туры китерделәр. Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм 7 майда булды. Бу көнне Авылда яшәүчеләрнең барысы да һәм чакырылган ветераннар һәм кунаклар сугыш елларын һәм фронтта башларын салган сугышчыларны искә алырга җыелды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_0856
2015-2018: Россиядә спорт волонтерлыгы перспективалары
07.05.2014  15:28

Идел буе Федераль округы доброволецлары һәм волонтерлары слетында "Спорт волонтерлыгы" кысаларында Россиядә спорт волонтерлыгы мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_волонтеры_лагерь_волга
Казанда илнең волонтерлар хәрәкәте лидерлары җыелды
06.05.2014  10:39 articles.open_video Фотоальбомны карарга

5 майда “Идел” яшьләр үзәгендә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” КАО булышлыгы белән, «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы тарафыннан Идел буе Федераль округы (ИФО) доброволецлары һәм волонтерлары слеты ачылды. Ике көнлек слет программасы ике юнәлештән тора – социаль доброволецлар һәм спорт волонтёрлыгы. Очрашуда катнашучыларга илебезнең яшьләр сәясәтендәге әлеге ике трендның үсеш перспективалары һәм практика турында сүз алып барачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар, шулай ук алдагы көннәрдә хезмәттәшлек итү турында план корачаклар.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_0_935d8_ed0aa211_xxl
Казанда шәхси Европа чемпионаты Россия парының җиңүе белән тәмамланды
28.04.2014  09:09 Фотоальбомны карарга

Якшәмбе, 27 апрельдә, Казандагы шәхси Европа чемпионаты Россия бадминтончылары Владимир Иванов/Иван Созоновның җиңүе белән тәмамланды. Финал матчында Россия дуэты 21:13, 21:16 исәбе белән Дания пары Мадс Конрад-Петерсен/Мадс Пилер Колдингны (иләүдә дүртенче номер) җиңде. Иванов/Созонов өчен хәл иткеч очрашу турнирдагы иң җиңел уен булды. Илкүләм бадминтон федерациясе матбугат хезмәте чемпионнарның җиңү юлын искә төшерә, шулай ук егетләрнең фикерләрен китерә.

Тулысынча укырга