Универсиада авылы янә үзенең халкын сөендерә, хәзер инде яңаларны — студентларны. Нәкъ менә шулар өчен берничә көн элек кампуста бәйрәм оештырылды. Көзге кичтә егетләрне һәм кызларны бу бәйрәмгә махсус чакырылган кунаклар — Fire show командасы “җылытты”.
Тулысынча укырга18 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында ТР югары уку йортлары ректорлары советы карамагындагы тәрбия эшләре буенча Координация советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Казан махсус урта уку йортларының тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, волонтерлык үзәкләре, ТР Студентлар лигасы, республиканың Студентлар хезмәт отрядлары, ФОРПОСТ штаблары җитәкчеләре, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Казанның яшьләр һәм балалар эшләре буенча комитеты, Иҗадый яшьләр академиясе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белгечләре катнашты.
Тулысынча укыргаXXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек эшендә һәм аны үткәрүдә булышканнары өчен волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Уеннарны оештыру эшендә бәһасез ярдәм күрсәткән студентларга кичә Казанда бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләү тантаналары Казан дәүләт энергетика университетында һәм Казан һөнәри педагогика көллиятендә узды.
Тулысынча укыргаБу ял көннәрендә волонтерларның Мәскәүдәге стажировкасында әзерлек этабы төгәлләнде. Стадионның соңгы хәстәрлекләре һәм бөтен хезмәтләрнең “разминка” режимында соңгы эш сәгатьләре — алда тугыз көнлек тизлек, грация, җиңүләр һәм рекордлар марафоны.
Тулысынча укырга10 августтан 18 августка кадәр Мәскәүдә Җиңел атлетика буенча дѳнья чемпионаты узачак. Анда Казаннан йѳзләгән егет һәм кыз волонтер буларак катнашачак. Бу — Универсиададан соң беренче зур чара һәм шунда ук стажировка да: егетләргә һәм кызларга зур җаваплылык йѳкләнгән — Мәскәүдә аларны студентлар спорты тарихында иң яхшы Уеннарны әле генә искиткеч шәп итеп уздырган тәҗрибәле волонтерлар буларак каршылаячаклар. Хәер, бу исә егетләргә һәм кызларга тагын да кѳч-куәт ѳсти һәм үзеңне хезмәткә юнәлтү мѳмкинлеге бирә.
Тулысынча укырга«Сез безнең хезмәттәшләребез, һәм без бергә зур эш башкардык», — Казан мэры Илсур Метшин бүген ТР Президенты, Универсиаданың Оештыру комитеты һәм шәһәр халкы исеменнән волонтерларга шушы сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Рәхмәт сүзләрен белдереп, ул студентлар Уеннарының бөтенләй диярлек сизелмичә һәм шул ук вакытта шактый уңышлы узганын билгеләп китте. Шәһәр башлыгы фикеренчә, монда волонтерлар мөһим роль башкарган.
Тулысынча укыргаУниверсиада авылында ярышлар барган көннәрдә тәүлек буе эшләгән үзенчәлекле Диннәр үзәге турында Авылның сервисларын оештыру бүлеге башлыгы Людмила Пигалева сөйләде.
Тулысынча укыргаКазандагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы Ябу тантанасына санаулы сәгатьләр генә калып бара. Бу зур проект иң югары дәрәҗәдә оештырыды дип ышанып әйтергә була. Монда Универсиада Дирекциясенең дә өлеше зур, билгеле.
Тулысынча укыргаКазанда узучы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада дөньяның 162 иленнән 10 меңләп кеше кабул итте. Аларга бер-берсе белән аңлашу өчен тәрҗемә өлкәсендә ярдәмгә 157дән артык югары квалификацияле белгечләр килде.
Тулысынча укыргаИнде бик тиздән Бөтендөнья студентлар Уеннарының тәмәмлануын белдереп фанфаралар яңгырар, флаглар төшерелер һәм делегацияләр өйләренә тарала башлар. Димәк, бу инде нәтиҗәләр ясар вакыт дигән сүз. Универсиадага килгән һәрбер спортчы, һәрбер кунак, артист өчен үз Казаны ачылды. Ә волонтерлар аны ничек күргән, өметләре акланганнмы һәм алар үзләре белән нинди хисләр алып китә?
Тулысынча укырга