XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Оештыру комитеты вәкилләре эре мультиспорт чарасы кысаларында персонал эшен оештыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. 24 апрельдә Мәскәүгә дөньяның һәм илнең иң яхшы белгечләрен җыйган Халыкара Спорт саммитының почетлы кунагы Аппарат җитәкчесе - "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры урынбасары Лариса Сулима булды.
Тулысынча укыргаСпорт башкаласы янә дөньякүләм масштабтагы ярыш кабул итә: 23-27 апрельдә 36 европа иленең иң көчле вәкилләре җәйге олимпиада программасының бер төре - бадминтон буенча көч сынаша. Чемпионатны оештыруда 166 волонтердан торган команда катнаша, шулай ук Казанга Санкт-Петербургтан, Екатеринбургтан һәм Кировтан 23 спорт волонтеры да килде.
Тулысынча укыргаАшмарин/Дуркин парының җиңелүе, Элла Дильнең уңышлары, Голованова, Перминова һәм Поликарповаларның җиңүе һәм Иванов/Созоновларның җиңел башлангычы – болар барысы да шәхси Европа чемпионатының кичке программасы нәтиҗәләре.
Тулысынча укыргаКазанда Бадминтон буенча XXIV Европа чемпионаты старт алды. Ярышлар берничә көн дәвам итә һәм 27 апрельдә тәмамлана. Россия моңа кадәр дә бадминтон буенча дөнья һәм Европа беренчелекләрен үзендә кабул иткән иде, ләкин шәхси Европа чемпионаты безнең ил өчен яңалык. Ярышларда 36 илдән 250 дән артык спортчы катнаша, шул исәптән, Россия, Дания, Германия, Бөекбритании, Нидерланд һәм Франциядән.
Тулысынча укыргаХалыкара авыр атлетика федерациясе Казанда узачак яшүсмерләр арасындагы дөнья чемпионатының уңышлы узачагына шикләнми. Бу хакта Татарстан башкаласына инспекция визиты белән килгән IWF башкаручы директоры Атила Адамфи белдерде.
Тулысынча укыргаБүген Татарстан республикасы Министрлар кабинетында уздырылган брифингта Казанда уздырылырга тиешле спорт проектлары игътибар үзәгендә булды. Россиянең спорт башкаласында нинди спорт ярышлары узачагы турында журналистларга ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов һәм "Казан 2013" Башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыров сөйләде.
Тулысынча укыргаУниверсиада авылы территориясендә оештырылган китаплар алмаштыру мөмкинлеге булган түләүсез китапханә студентлар кампусында яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды. «FREEBOOKS» проекты бүгенге көндә киңәергә уйлый - фондны тулыландырырга кирәк.
Тулысынча укырга23-27 апрельдә Казанның Гимнастика үзәгендә Бадминтон буенча Европа чемпионаты узачак. Аңа кадәр "Мин һәм бадминтон" дигән бәйге игълан ителде. Танылган спортчылар автографы белән призлар алырга теләүчеләрны катнашырга чакырабыз. Аның өчен "Мин һәм бадминтон" дигән темага оригиналь фото эшләргә һәм аны Instagramда #bdmkzn2014 хэштегы белән урнаштырырга, аннан турнирга килергә кирәк.
Тулысынча укыргаБүген, 15 апрельдә ТР Хөкүмәт йортында Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында ирешкән уңышлар өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан республикасы дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды. Тантананы ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Тулысынча укыргаКазан чираттагы тапкыр дөньякүләм спорт чаралары өчен барлык шартлар да тудырылган шәһәр статусын раслады. Бүген Россиянең спорт башкаласы 2016 елда яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионаты кабул итәчәге билгеле булды. Әлеге карар Дакардагы (Сенегал) Халыкара җиңел атлетика федерацияләре ассоциациясе советы утырышы кысаларында кабул ителде.
Тулысынча укырга