"Казан ярминкәсендә" Чемпионатның эшче урыннарын җиһазлауның икенче көне төгәлләнде. Казанга инде 500 дән артык катнашучы һәм эксперт килде, барлыгы барлык РФ субъектларыннан 1000 кеше һәм Австралия, Финляндия, Канада, Бельгия, Швейцария, Германия, Армения, Австриядән экспертлар көтелә.
Тулысынча укыргаWorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионаты Казанда 16 майдан 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Һөнәри осталык ярышларында Россиянең 50 регионыннан 18-22 яшьлек 1000 нән артык эшче һөнәрләре вәкиле катнашачак. Җиңүчеләр 2014 елның сентябрендә WorldSkills Европа чемпионатына юл тотачак.
Тулысынча укыргаУниверсиада авылында Җиңү көненә әзерлек 9 майга кадәр әле байтак вакыт кала башланды - студентлар кампусында бәйрәмгә берничә чараны туры китерделәр. Җиңүнең 69 еллыгына багышланган бәйрәм 7 майда булды. Бу көнне Авылда яшәүчеләрнең барысы да һәм чакырылган ветераннар һәм кунаклар сугыш елларын һәм фронтта башларын салган сугышчыларны искә алырга җыелды.
Тулысынча укыргаИдел буе Федераль округы доброволецлары һәм волонтерлары слетында "Спорт волонтерлыгы" кысаларында Россиядә спорт волонтерлыгы мөмкинлекләре һәм перспективалары турында фикер алыштылар.
Тулысынча укырга5 майда “Идел” яшьләр үзәгендә “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” КАО булышлыгы белән, «Росмолодежь» Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыгы тарафыннан Идел буе Федераль округы (ИФО) доброволецлары һәм волонтерлары слеты ачылды. Ике көнлек слет программасы ике юнәлештән тора – социаль доброволецлар һәм спорт волонтёрлыгы. Очрашуда катнашучыларга илебезнең яшьләр сәясәтендәге әлеге ике трендның үсеш перспективалары һәм практика турында сүз алып барачаклар, тәҗрибә уртаклашачаклар, шулай ук алдагы көннәрдә хезмәттәшлек итү турында план корачаклар.
Тулысынча укырга26 апрельдә Универсиада авылы территориясендә "Урман утырту көне" акциясе кысаларында 2014 зәңгәр чыршы, нарат һәм гадәти чыршы агачы утырттылар. Россиянең иң заманча студентлар кампусы территориясен яшелләндерүдә анда яшәүчеләр һәм почетлы кунаклар катнашты.
Тулысынча укырга26 апрельдә "Казан 2013" Башкарма дирекциясе коллективы гомумшәһәр өмәсендә һәм "Урман утырту көне" акциясендә катнашты.
Тулысынча укырга24 апрельдә Нина Вислова/Виталий Дуркин китергән җиңү импульсы икенче көннең кичендә башка ике Россия дуэтына булышмады. Ике категориядә чыгыш ясаучы Ксения Поликарпованың хатын-кызлар арасындагы парлы ярышларның икенче раундына көче җитмәде. Ирина Хлебко белән бергә Ксения икенче кругка юлны Англия вәкилләре Габриэлле Эдкок/Лаурен Смитка бирде — 14:21, 18:21.
Тулысынча укыргаРоссиянең өч гүзәл затлар вәкиле Казандагы Европа чемпионатының көндезге программасы нәтиҗәләре буенча турнирның өченче раундына уздылар. Ксения Поликарпова Испания спортчысы Беатриз Корралесны ике партиядә дә җиңүгә иреште (21:17, 21:14). Ольга Голованова Дания вәкиле Сандра-Мария Йенсенны 21:9, 21:16 исәбе белән җиңде. Хәзер ике россияле пәнҗешәмбе көнне кичке сессиядә уйнаячак.
Тулысынча укыргаРоссия җыелма командасы капитаны Владимир Иванов Казандагы шәхси Европа чемпионатында Германиядән килгән гамәлдәге Европа чемпионы Марк Цвиблерны икенче раунда җиңүгә иреште. Россияле ике партиядә 21:14, 24:22 исәбе белән титулга ия немец бадминтончысын отты.
Тулысынча укырга