2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Яңалыклар тасмасы - Рәсми хроника

Home_thumbnail_dsc_3575
Татарстан WorldSkills Russia-2014 триумфаторы булды
20.05.2014  18:01 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Татарстан республикасы WorldSkills Russia-2014 II Илкүләм чемпионатында гомумкоманда зачетында беренче урынны яулады. Икенче урында - Мәскәү, өченчедә - Свердловск өлкәсе. Бүләкләү тантанасы бүген, 20 майда, Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендә узды. Анда Татарстан республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков, WorldSkills International президенты Саймон Бартли, WorldSkills Russia җитәкчесе Павел Черных, республика министрлыклары җитәкчеләре катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_2553
WorldSkills Competition 2019 дөнья чемпионаты Казанда уздырылырга мөмкин
20.05.2014  17:42

Бүген "Казан ярминкәсен"дә Россия һәм Казанның 2019 елда һөнәри осталыкны күрсәтү буенча WorldSkills Competition дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулау өчен заявка кампаниясендә катнашуы турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионаты ярышлары нәкъ менә биредә узды.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_2323
"WorldSkills Russia"нең бурычы - профессиональ стандартлар формалаштыру
18.05.2014  16:13 articles.open_video

Бүген Казанда эшче һөнәрләре чемпионатының икенче бәйге көне.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1880
Казанда "WorldSkills"ның беренче ярышлары узды
18.05.2014  10:05 articles.open_video Фотоальбомны карарга

17 майда WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионатында катнашучыларның беренче ярыш көне булып узды. Исегезгә төшерәбез, 450 дән артык егет һәм кыз катнашкан эшче һөнәрләре чемпионаты бер көн элек ачылды. Ярышлар 35 компетенция кысаларында уза, тагын 3 компетенция вәкилләре конкурстан тыш катнаша.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1772
WorldSkills Russia эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыруга китерәчәк
17.05.2014  18:08 articles.open_video

Казанда WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионатны уздыру эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен арттыруга китерәчәк, дип саный ТР Премьер-министры урынбасары - Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов. Беренче ярыш көнендә ул турнир уза торган мәйданчыкта булды, журналистлар белән аралашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_dsc_1693
Казанда WorldSkills - Russia 2014 илкүләм чемпионаты ачылды
16.05.2014  19:55 articles.open_video Фотоальбомны карарга

Бүген Казанда Һөнәри осталык буенча икенче Бөтенроссия конкурсы - WorldSkills - Russia 2014 илкүләм чемпионаты ачылды. Универсиада авылындагы Халыкара мәгълүмат үзәгендәге ачылыш тантанасында Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец һәм Татарстан республикасы Премьер-министры Ильдар Халиков катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Снимок_экрана_2014-05-16_в_20.38.10
Казан Фехтование буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә җыена
16.05.2014  18:34

15 майда Лозаннада (Швейцария) 2015 елгы Фехтование буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Халыкара фехтование федерациясе вәкилләре белән әлеге чарага әзерлек мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу булып узды. Очрашуда ФИНА генераль секретаре Фредерик Петрушка катнашты, Казанны «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич тәкъдим итте.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_image004
Лозаннада (Швейцария) Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы турында фикер алыштылар
16.05.2014  17:49

15 майда ФИНА штаб-квартирасында 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча эшлекле очрашу булып узды. Чарада ФИНАның башкаручы директоры Корнел Маркулеску, ФИНАның баш архитекторы Хоаким Кужоль, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль директоры Азат Кадыров, «Казан 2013» Башкарма дирекциясенең генераль секретаре Ранко Тепавчевич, ФИНАның коммерция партнерлары вәкилләре, «Татинвестгражданпроект»ДУП белгечләре катнашты. Очрашу барышында чемпионатка әзерлекнең барышы, шул исәптән, хайдайвинг һәм су полосы буенча ярышлар уздыру өчен уздыру буенча вакытлыча инфраструктура, «Казан Арена» стадионы территориясендә бассейннар урнаштыру турында фикер алыштылар. Очрашуда беренчел эшләр графигын килештерделәр һәм Казанга ФИНА белгечләре визиты графигын билгеләделәр. Исегезгә төшерәбез, ФИНА коммисиясе әгъзаләренең чираттагы визиты 8-10 августта булачак.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_35_301245
Татарстан республикасы ТЭКС утырышы булды
15.05.2014  21:26

2014 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, ТР ТЭКС рәисе Лариса Олеговна Сулима җитәкчелегендә республиканың Вуз ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координацияләү советы утырышы булып узды. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы , ТР Үзәк сайлау комиссиясе, Казан шәһәренең Балалар һәм яшҗләр эшләре комитеты вәкилләре, Татарстан республикасының әйдәп баручы вузларының тәрбия эшләре буенча проректорлары катнашты.

Тулысынча укырга

Home_thumbnail_Белый_kazan_logo_ws_russia_cmyk_c-1
WorldSkills Russia проектын Мәскәүдә журналистларга тәкъдим иттеләр
15.05.2014  09:36

Мәскәүдә «Интерфакс» агентлыгы матбугат үзәгендә Казанда 16-20 майда узачак Эшче һөнәрләр арасындагы WorldSkills Russia II Илкүләм чемпионаты буенча матбугат конференциясе узды.

Тулысынча укырга