IWF Халыкара авыр атлетика федерациясе президенты Тамаш Аян Татарстанга, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһановка яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеген оештыруда булышлыгы өчен олы рәхмәтен җиткерде.
Тулысынча укырга18-28 июньдә Самара өлкәсенең Фестиваль паркы мәйданчыгында (Мастрюков күлләре) «iВолга – 2014» Идел буе Федераль округы Яшьләр форумы узды, аны Идел буе федераль округындагы Россия Федарациясе Президенты вәкаләтле вәкиле аппараты булышлыгы белән Самара өлкәсе Хөкүмәте оештырды. Форумның бер мәйданчыгында 2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре дөнья чемпионатын да тәкъдим иттеләр.
Тулысынча укыргаӘле кайчан гына, 2013 елның 29 июнендә Казан XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының беренче кунакларын кабул итеп алган иде. Нәкъ менә шул көнне тантаналы рәвештә Универсиада музеен ачтылар. Шул вакыт аралыгында музейда 15 000 артык кеше булды, бу аның Татарстан республика халкы һәм кунаклары арасында популяр булганлыгына ишарә ясый.
Тулысынча укырга20 июньдә "Пирамида" МККда IWF Халыкара авыр атлетика федерациясе конгрессы узды, анда 200 гә якын делегат катнашты. Конгресс Казанда 20 яшькәчә булган яшүсмерләр арасындагы Авыр атлетика буенча дөнья беренчелегенә туры китереп уздырылды.
Тулысынча укыргаКазанда 21-28 июнь көннәрендә 20 яшькәчә булган юниорлар арасында Авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге узачак. Чемпионатта 49 илдән 521 кеше ( 336 спортчы һәм команда составындагы 185 рәсми зат) катнаша. Хатын-кызлар арасында - 7, ир-атлар арасында 8 авырлык категориясендә 15 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларга 65 кеше бәя бирәчәк, шул исәптән, Халыкара авыр атлетика федерациясеннән - 45 судья һәм 10 илкүләм судья - аларның барысы да Татарстан Республикасыннан.
Тулысынча укырга15 июньдә шәһәр үзәге чын-чын узышу трассасына әверелде. Аның буенча Казан Кремле дивары буенча формула 1 болиды һәм спорт автомобильләре чабышты.
Тулысынча укыргаВолонтерлар Полина Фоменко белән Алия Хисамова әйбәт кенә Куяба шәһәренә килеп җиттеләр. Нәкъ менә биредә Россия җыелмасы кергән Н төркеме матчларының берсе узачак, бу - кызлар безнең җыелма команда өчен якыннан торып җан ату мөмкинлеге дигән сүз. Кызлар биредә ике атнадан аз гына артык вакыт булачак, алар Оештыру комитеты командасында эшләячәкләр һәм «Медиа», «Транспорт» юнәлешләре буенча ярдәм итәчәкләр.
Тулысынча укыргаБүген Спорт проектлары Башкарма дирекциясендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм Masters чемпионатының туклану концепциясенең презентациясе узды. Әлеге чара кысаларында Казан кейтерлары кофе-брейк өстәлләрен сервировкалау һәм меню вариантларын тәкъдим итте. Әлеге чараның төп максаты - Казан кейтерларының хезмәт күрсәтү мөмкинлекләрен анализлау иде.
Тулысынча укыргаЧираттагы бүләкләр үзләренең геройларын тапты - бүген Спорт проектлары башкарма дирекциясендә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада аеруча хезмәт куйган транспорт өлкәсе хезмәткәрләре хөрмәтенә рәхмәт сүзләре яңгырады. Бүләкләүдә Татарстан республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО генераль директоры Азат Кадыров һәм аның Универсиада вакытында транспорт блогын җитәкләгән урынбасары Азат Галиәхмәтов катнашты.
Тулысынча укыргаПрограммасы һәм масштабы буенча уникаль булган автомобиль узышы беренче тапкыр Казанда 15 июньдә уза. Мәскәүдәге Moscow City Racing тагы кебек үк Казан Кремле диварлары яныннан Формула 1 болиды һәм спорт автомобильләрендә танылган узышчылар узачак. Татарстан республикасы Хөкүмәте һәм Казан мэриясе булышлыгы белән уздырылган чара турында бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Тулысынча укырга