Россияле Анна Харитонова Казан Универсиадасында 52 кг.га кадәрге үлчәү авырлыгында самбо буенча ярышта алтын медаль яулады.
Универсиада. 10 нчы көн. Самбо © РИА Новости/Алексей Даничев
Дүшәмбе көнне үткән финал ярышында, Харитонова украиналы Инна Черняктан көчлерәк булып, 2:0 исәбе белән өстен чыкты.
Әлеге үлчәү категориясендә кытайлы Чэнь Фанфан һәм Төрекмәнстаннан Гөлбәдәм Бабамуратова бронза призерлары.
Универсиада Казанда 17 июльгә кадәр дәвам итә.
«Р-Спорт», 15 июль 2013 ел