2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Ишкәкче Коваленко Казандагы җиңүе шундый ышанычлы булыр дип көтмәгән

Россия каноэчы Александр Коваленко Казанда үтүче Универсиадада 200 метрга "дүртле" узышта алтын медаль яулады. Ул җиңүгә өметләнгән, әмма аның экипажының ал"га китүе шул дәрәҗәдә сизелерлек булыр дип көтмәгән.

Big_224428820130715-16378-1x3zlsu

Универсиада. Каноэ. 200 м. Бүләкләү тантанасы © РИА Новости/Рамиль Ситдиков

Александр Коваленко, Кирилл Шамшурин, Андрей Крайтор һәм Николай Липкинның күрсәткече 33,711 секунд булды. Икенче урынны Белоруссия командасы (34,975 секунд) алды. Өченче урында - чехлар (35,530).

"Узыш без планлаштырганча үтте, без үз көчебезгә ышанган идек. Артыбыздан килгән көндәшләребезнең иң якын дигәннәрендә ярты корпуска артта калдырдык. Бу бик сизелерлек аерма. Без, әлбәттә, җиңүгә өметләндек, әмма ул мондый өстенлекле булыр дип көтмәгән идек. Чынлыкта, безнең экипаж Универсиада алдыннан гына тупланды. Махсус сайлау булды, төрлечә яраштырып, берләштереп карадылар һәм шушы вариантка тукталдылар. Без егетләр белән уртак тел табып эшли алдык дип әйтергә була",- диде Коваленко.

"Мондый ярышларда җиңү бик абруйлы. Бу минем өчен иң төп бүләкләрнең берсе, - дип дәвам итте каноэчы. – Менә Олимпиада дүрт елга бер тапкыр гына була, шулай ук  Универсиада да ел саен түгел. Әле спортның ишкәктә ишү төре дә Студентлар уеннарына беренче мәртәбә кертелде".

 

«Р-Спорт», 16 июль 2013 ел