Кытай вәкилләре Чжэн Шичан һәм Чэ Сяосы өстәл теннисы буенча финалда бер-берсе белән уйнаячак.
Чэ Сяосы ярымфиналда биш сетта да үзенең ватандашы Ма Юэфэйны 4-1 (11:7, 11:7, 4:11, 11:7, 11:6) исәбе белән җиңде, ә Чжэн Шичан японлы Юку Исигакины 4-2 (5:11, 11:9, 9:11, 11:6, 11:8, 13:11) исәбе белән җиңде. Исигаки һәм Ма Юэфэй бронза медаль алачак. Финал дүшәмбе көнне соңрак узачак.
«Р-Спорт», 7 июль 2013 ел