2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Санан Сюгиров: «Россия шахматчыларының мөмкинлекләре зур»

Россия шахматчылары яхшы гына чыгыш ясый, әмма алар тагын да яхшырак уйный ала, дип белдерде “Р-Спорт” агентлыгына Санан Сюгиров.

Россяилеләр турнирда 8 нче раунд матчларын уңышлы гына уйнап, Кытай командасы белән лидерлар рәтендә бара. Сюгиров якшәмбе көнне поляк Кшиштофу Бульский белән уйнап, җиңүгә иреште.  “Без әйбәт чыгыш ясыйбыз, әмма яхшырак уйнарга да мөмкин булыр иде, - диде Сюгиров. Минем уеныма килсәк, уен  көтелгәнчә килеп чыкмады. Бәлки, финалда уеным үзгәрер. Универсиада – абруйлы ярыш, без аңа Мәскәү астында Россия җыелма командасының тренеры Юрий Рафаэлович Дохоян җитәкчелегендә махсус  әзерләндек. Минем шул ук шахматчылар белән башка турнирларда да очрашканым булды, әмма ул чакта җиңел уйнаган идем. Ә бу юлы һәркем үз иле, үз университеты өчен көрәшә. Уеннар Шахмат олимпиадасын хәтерләтә”, - дип кичерешләре белән уртаклашты ул. 

Ярышлар шәхси зачетларда үтсә дә, россиялеләр бердәм тырыша, дип белдерде Сюгиров. Ул үзе шактый вакыт тигез исәп белән уйнаган, шунлыктан очколарын да күп югалткан. “Шулай да беренче унлыкка керергә тырышачакмын”, - диде гроссмейстер.

Команданың беренче номеры астында чыгыш ясаган Дмитрий Андрейкинның уены уңышлы чыкмады, Сюгиров моны көтелмәгән вакыйга дип саный. “Таль  мемориалыннан соң, Универсиадада ул җиңел уйнар дип көткән идем, әмма ул талчыкты. Мәскәүдә дә уен җиңел бирелмәде аңа, гел һөҗүм ясап тордылар, ул рәхәтләнеп янәшә бара ала иде. Монда башка уен, башка тактика уйлап табарга кирәк шул”, - диде шахматчы.

«Р-Спорт», 6 июль 2013 ел