2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Шахматлар. Ярышлар көне анонсы

15 июльдә “Казан” ат спорт комплексында XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар Уеннарының соңгы 9 шахмат турниры уза.

Соңгы турнирга, хатын-кызлар арасыннан кытайлы Юэ Чжао чыкты. 8 уенда ул 7 очко туплады.  Шулай ук Кытай җыелмасыннан булган Венцзюнь Цзюй да ярты очкога гына калыша.  Ир-егетләр арасында беренче урынны 6 шахматчы бүлешә.   Болар − Кытай җыелмасы уенчылары Чао Ли һәм Цюнь Ма, әрмән гроссмейстеры Завен Андрисаян, Филиппин вәкиле Вэсли Со, россиялеләр  Евгений Алексеев һәм Максим Матлаков.

Ярышларда 45 илдән 163 спортчы катнаша. Матчлар “Казан” ат-спорты комплексында швейцар системасы буенча үтә. Шахматчылар алтын медаль алу өчен,  9 турнирда катнаша.

Турнирда катнашучылар арасында Универсиада 2011 шәхси зачетында алтын медаль яулаучы Тан Шонгуй да бар.

Беренче тапкыр шахмат уены Универсиада программасына 2011 елда, өстәмә спорт төре буларак кушылды. Универсиада 2013 шахмат буенча ярышлар 9 июльдән 15 кадәр уза. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында 3 медальләр комплекты уйнатылачак.

«Казан 2013» Башкарма дирекциясенең Медиа департаменты