2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Кобзев: "Россия хоккейчылары Универсиадада бер башка югарырак сикерде"

Якшәмбе көнне Россия җыелма командасы финалда, Көньяк Корея командасына җиңелеп, икенче урынны яулады. "Кызлар бүгенге матчка әзерләнде, алар булдырды, дүртенче очрашуны шундый югары дәрәҗәдә үткәрә алдылар".

Big_224359420130714-931-xdxpm6

Универсиада. 9нчы көн.Чирәмдәге хоккей. Хатын-кызлар. Алтын медаль өчен матч. © РИА Новости/Владимир Астапкович

“Без болай да биредә бер башка югарырак сикердек, Япония командасын җиңдек. Бу батырлык.  Финалга чыгу бурычы куелган иде, без аны үтәдек. Бәлки, алар финал белән дә канәгать  булганнардыр, әмма Көньяк Кореяга каршы уйнау авыр булуын танырга кирәк. Бу классификациянең җиденче командасы, ә без, кызганычка, әлегә 20нче”, - диде Кобзев.  Ул шулай ук төркем этабында корялеләр белән уйнаганда (җиңелү - 1:2) россиялеләр уенының  “бераз гына килеп чыкмавын”, “ матч бетәргә биш минут кала исәпне тигезләп булуын”  билгеләп үтте.  "Без үзебезнең шансны эзләдек, тик бүген безгә аны бирмәделәр,  - дип дәвам итте Кобзев. - Бу бик җитез команда.  Кызлар бүген булдыра алганның барысын да эшләде. Корея исә Универсиадага төп милли командасын алып килгән дияргә була". Белгеч сүзләренә караганда, Россия җыелма командасы финалда көндәшләрен “патриотизмга, үз тамашачыларына таянып” җиңәргә теләде, “әмма трибуналар кире роль  үтәделәр,  кызлар җыела алмадылар”. "Беренчедән, без мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашабыз,икенчедән, мондый тизлектә без бик сирәк уйныйбыз. Европа чемпионатында без В төркемендә уйныйбыз, анда тизлек, А төркеме белән чагыштырганда, безнең команданыкы шикелле. Россия чемпионатында да тизлекләр бик түбән. Анда уенчылар уйларга, карарга өлгерәләр, ә монда безгә моның берсен дә эшләргә ирек бирмәделәр. Балаларча хаталар шуннан килеп чыга да инде", - дип нәтиҗә ясады Кобзев.

«Р-Спорт», 11 июль 2013 ел