2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада, Казан,

6-17 июль
РУСENGТАТ

Краснова Универсиадада көрәш буенча ярышларда алган бронзасыннан канәгать түгел

Россия спортчысы Екатерина Краснова Казан Универсиадасында 51 кг.га кадәрле үлчәү категориясендәге көрәш турнирында яулаган бронза медаль өчен күңеле төшүен, чөнки үзенең уңышлырак чыгыш ясарга теләгәнлеген белдерде.

Краснова  өченче урын өчен көрәштә   Елена Турканнан 8:0 исәбе белән (Молдавия) өстен чыгып, вакытыннан алда җиңү яулады.

Big_224341220130714-31139-q5c2v8

Универсиада.9нчы көн. Ирекле көрәш © РИА Новости/Владимир Баранов

"Турнир   финалында чыгыш ясарга һәм алтын отарга иде дип өметләнгән идек тренерларым белән,- диде Краснова журналистларга.- Тик бераз гына булып бетмәде. Бу чирекфиналда Казахстан спортчысы (Азиянең ике тапкыр  чемпионы Татьяна Аманжол) белән катлаулы алышка бәйле дип уйлыйм. Ярымфинал алдыннан булган кыска гына тәнәфестән соң мин көч җыеп өлгерә алмадым. Ике алыштан соң Монголия кызы  Сумия  Эрденеч белән булган очрашуда да минем көчем җитмәде - 3:6 белән җиңелдем. Берничә мөмкинлек булган иде, тик мин анда да булдыра алмадым”, - диде Краснова.Спортчы Аманжол белән көрәшнең бик принципиаль узуын әйтте. “Эш шунда ки, мин аңа Иван Ярыгин турниры финалында  (гыйнвар  аенда Красноярскта үтте) оттырган идем. Шуңа да мин бик тә аңардан өстен чыгып, үземнең көчлерәк икәнемне расларга тырышкан идем. Бүген минем турнирда иң яхшы уеным казах кызы белән булды. Көрәш кызыклы барды, анда көтелмәгән төенләнеш һәм чишелешләр булды”.

Краснова Аманжол белән көрәш тәмамланырга минут ярым калганда 3:7 исәбе белән оттырып килде һәм соңгы нәтиҗә күренешендә исәпне тигезләп, җиңү яулый алды.

 

 

 

 

 

 

«Р-Спорт», 14 июль 2013 ел